(Поэма, Ахтәров Альберт дустымның
һәм дә улының якты истәлегенә,тормыш
иптәшенең кичеречләрен язучы
Нурисламов Хәниф).
1-бүлек.
Синдә тудым,синдә үстем,
Кадерле Янавылым.
Сагынырга калган идең
Әйләнеп кабат кайттым .
Мин синең сөекле кызың,
Озын юлларны үттем.
Күрдем бәхет,күрдем сагыш,
Ни булса шуңа түздем.
Бәхетле еллар күңелле,
Сагыш өзде үзәкне.
Сөекле кызым хакына
Ярый йөрәк түзәлде.
Кемнәр миңа ярдәм итсен,
Бер Ходаемнан башка.
Улым,сөйгәнем исемен,
Язып куйдым шул ташка.
Тубыкланып калган идем,
Аякларыма бастым.
Сагышларым күп булса да
Бәхет капкасын ачтым.
Тормышны үзгәртеп кордым,
Тырыш булганым өчен.
Киләчәкне уйлый-уйлый
Күпме түгелде көчем.
Алда ята билгесезлек,
Уйлар күмә үземне.
Түзеп өйрәнгән йөрәгем,
Тагын-тагын түз инде.
Әнкәй бәгърем һәр вакытта,
Түзеп яшәргә куша.
Барлы-юклы үз бәхетен
Минең бәхеткә куша.
Әткәй җаным булмаганга,
Әнкәемне кызганам.
Үзем өчен берне янсам
Аның өчен мең янам.
Әткәй каны йөрәгемдә,
Сылулыгым Әнкәйдән.
Кемнәр мине яратмасын
Барлык җирләрем килгән.
Янавылым синдә туып,
Синдә ачтым күзләрне.
Бәхетле бул кызым диеп
Әйттең микән сүзләрне.
Әйткәнсеңдер ышанам бит,
Ышанычны акладың.
Ятим чакта һәммәбезне
Бер кайчанда какмадың.
2-бүлек.
Балачагым:
Уеннар уйнап керүгә,
Курчакларым да көтә.
Шулар белән уйнаганга
Көнем дә матур үтә.
Курчакларым бигерәк күп,
Кулларымнан куйган юк.
Көннәр буе уйнасам да
Уен уйнап туйган юк.
Һәрвакытта да уйнадым,
Курчакларны яратып.
Үзе алып биргән иде
Әнкәй тапкан бала дип.
Кулларыма чәчкә тотып,
Мәктәп капкасын ачтым.
Бала чакта биг(е)рәк матур,
Олы юлларга бастым.
Яшь йөрәгем җилкенә бит,
Укырга якшы итеп.
Бишлеләр кайтсын сумкада,
Булмасын күңел китек.
Кышлар нәрсә минең өчен,
Бишлеләрем җылыта.
Мин аларны алмаганга,
Өчлеләр елап ята.
Өчлене дә көчле диләр,
Укучыга кагылмый.
Якшы нәрсә сагындыра,
Бер кем аны сагынмый.
Белем үсә,акыл үсә,
Үсә минең буем да.
Ятканым юк,юк бит хәзер,
Әнкәемнең куйнында.
Җиләккә алып бара ул,
Җиләкле акланнарга.
Әнкәй тимә кызым дия,
Өлгерми калганнарга.
Җиләкләре тәмле дә бит,
Яратам чәчкәләрен.
Әнкәй бәгърем аңлый бит ул,
Күңелнең нечкәргәнен.
Чәчкәләр шикелле үсәм,
Пешәм җиләкләр кебек.
Чиләгем дә күздәй тулгач,
Әнкәем сөя көлеп.
Дөнья матур,Әнкәй белән,
Әнкәй ике канатым.
Мөлдерәмә чиләгемә,
Бәхетләр җыеп каттым.
Дуслар белән сулар керәм,
Әй,Бүәм суларыңда.
Тауларны кисеп агасың,
Бормалы юлларың да.
Урманнар аша агасың,
Кошлар моңларын тыңлап.
Шушы моңларга кушылып,
Агасың мәңге җырлап.
Әй,Бүәм әнә шулай,
Дала буйлап агасың.
Үзең салкын булсаң да әй,
Йөрәккә ут саласың.
Ут саласың һәр кемгәдә,
Балаларга көчлерәк.
Суларың,керәм-керәм дип,
Тибә шул безнең йөрәк.
Алтын чабаклар шикелле,
Йөзәбез килгән саен.
Безнең йөзгәнгә сокланып,
Елмаеп тора каен.
Каен үскән яр буенда,
Ятабыз хәлләр җыеп.
Кабат-кабат су кергәчтә,
Китәбез Бүәне куеп.
Сулар кереп,эшләр эшләп,
Җәе дә үтеп китә.
Балачак әле үтмәгән
Сагынып мәктәп көтә.
Укыткан абый-апалар,
Сагынган алар безне.
Бездә әйттек һәммәсенә,
Лаеклы матур сүзне.
Җәй дә кала сагынырга,
Елга-сулары белән.
Алдагы җәй ничек булыр,
Ансын әүлия белгән.
Бала чактан кадерлерәк,
Бар микән берәр нәрсә.
Бар ул,бар ул,әйе диеп,
Яшьлек безгә эндәшә.
Укыган да бөреләнә,
Мәхәббәтнең чәчкәсе.
Бер кешене сөям диеп,
Килә дә бит әйтәсе.
Ләкин,аны әйтеп булмый,
Сөлисен искән җилгә.
Тәүге сөю,утлы ялкын,
Һәрчак яши күңелдә.
3-бүлек.
Яшьлегем:
Яшьлегем генә юлдашым,
Мин әле бер кемнең түгел.
Ничә еллар үтәр әле,
Сөю дигән татлы суны,
Көтә бит,көтә күңел.
Күңелдәге серләремне,
Бер кемгә дә ачмадым.
Һәр кем белән аралаштым,
Юнсезләнеп ятмадым.
Кино-концртларны карап,
Яшим кеше арасында.
Әллә берәрсе сөяр дип
Уйлап куясың шунда.
Шушы кадерле яшьлегем,
Яшәр микән ул озак.
Ничек булсада булсын ул,
Салмадым аңа тозак.
Ул бит,әле куян түгел,
Урманга чыгып качмас.
Яшем әле җитмәгән бит,
Бер кем,
Аякларыма басмас.
Унсигезгә җитәсем бар,
Шунда күзләрем күрер.
Шул чак берәрсен сөярмен,
Үтмәгән әле гомер.
Егет-җилән канатлы кош,
Чакырмасаң да килә.
Күзләремнән аңлап кына,
Сөям бергенәм дия.
Янавылда очраштык без,
Шаһит бары бер кояш.
Озакламый киләм дия,
Мине озатып куйгач.
Бер сүзле егет икән ул,
Алып китте ул мине.
Яшьлегем чәчкәсен койгач,
Әйткән булдым мин тиле.
Шулай шаярып башладык,
Бергә яшәү елларын.
Кадерле Янавылыма
Ерак түгел юлларым.
Калсын әйдә Янавылым,
Сагынасы юк әле.
Кирәксә барып җитәбез,
Безнең байрак югары.
Яши-яши өйрәнәсең,
Бу тормышның җайларга.
Табадагы коймак түгел,
Кирәк аны майларга.
4-бүлек.
Моң-сагышлы юлларым
Салган йорты алты почмаклы,
Якшы да ул,һәм дә матур да.
Җан сөйгәнем белән дөнья көтеп
Кирәк бит ул,
Рәхәтләнеп яшәп ятырга..
Йорты көлеп,нурлар чәчеп тора,
Шифер белән япкан түбәсен.
Авыл җире һәрбер йортның шулай,
Калай эзләмәгән күрәсең.
Матурлыкны тоеп эшләгән бит,
Тәрәзәләр зәңгәр буяулы.
Мин бер гөл шушы матур йортта,
Иптәшемә рәхмәт яугыры.
Таныштыра,кавыштыра юллар,
Очып килдем Бүә буеннан.
Бүә суы,туган Янавылым,
Бер ничектә чыкмас уемнан.
Килеп төшкән көннәремнән башлап,
Туганнары мине яратты.
Әнә шулай мин бәхетле булдым
Күңелемдә алсу таң атты.
Алар ничек мин үземдә шулай,
Елмаям бит кояш шикелле.
Сөенергә бары,сөенергә миңа,
Үзләре дә бигрәк сөйкемле.
Күпме яңа йортлар бу урамда,
Килгән җирем ифрат та гүзәл.
Яши-яши алдагы көннәрдә,
Бәхет гөлләребез дә үсәр.
Һәр бер эшнең үз җае бар бит ул,
Өметләрдә безнең акланыр.
Без бер генә түгел бу тормышта,
Туган-тума шуңа шатланыр.
Йорт бәхетле балалар булганда,
Сөю көчле ,булыр безнең дә.
Һәрбер ана эреп китә бит ул
Балакае әннә дисә дә.
Капка төптә,чирәм өзә-өзә,
Бер оя каз йөри урамда.
Бәхетлеләр диеп әйтеп куям
Бу казларга карап торам да.
Бәпкәләре бик күп санап тормым,
Инә казы,уңган сөйкемле.
Ата казы тыпырдатып бии,
Уйларымны белгән шикелле.
Бәпкәләрне күп чыгардың диеп,
Инә казын мактап сөяме.
Бәпкәләрем алтыннарым диеп,
Бии-бии концерт куямы.
5-бүлек.
Сөйгәнем:
Сөйгән ярым бик акыллы,
Белемле уңган егет.
Мине сөя,балаларны,
Яши тормышны сөеп.
Чыгыра ул җир маен да,
Җиде кат җирне тишеп.
Булдыклы ул,якшы эшли,
Бәхеткә ачып ишек.
Бер генә эштә эшләде,
Хаклы ялга киткәнче.
Бик зур кайгылар кичерде
Тормыш юлын үткәнче.
Икебездә әнә шулай,
Яшәдек түзеп кенә.
Улыбызны алыр өчен,
Улем ашкынып килә.
Бала югалту кайгысын,
Дошманыңа теләмә.
Үзен юк итсәң ит аны,
Баласына син тимә.
Шушы кара-кайгыдан соң,
Сөгәнем дә биреште.
Чирләр килде үзенә дә,
Күпме еллар көрәште.
“Өметле калам” агзасы,
Язды бик күп шигырьлар.
Шигырьларын яза-яза
Яшәде бик күп еллар.
Шигъри ярышларда катнашып,
Бик күп бүләкләр алды.
Бүләк нәрсә безнең өчен,
(Язганнары мәңге яшәр),
Сагнып сөйләргә калды.
Югаттым мин сөйгәнемне,
Һәм кадерле улымны.
Кайтып китәм Янавылга,
Кисмә язмыш юлымны.
Яшәгән йортым каласың,
Үпкәләп калма инде.
Синдә күрдем бәхет,кайгы,
Сагнып сөйләрмен сине.
Калсын әйдә барлык көчем,
Яшәп синдә булмады.
Чирләре дә,язмышы да,
Бәхетемне урлады.
Килермен әле сиңа мин,
Аерылсак та гомергә.
Кайгыларны бик күп күрдек,
Еларбыз икәү бергә.
6-бүлек.
Улым:
Кеше балалары сыман,
Матур үстең бит улым.
Бигерәк нык яратканга,
Әйттем сине күз-нурым.
Син үзең дә нурлар алдың,
Гел генә якшы укып.
Укып йөрегән елларың
Китте тиз генә үтеп.
Тутырдың ун елыңны син,
Бишлеләр генә алып.
Укуыңны давам иттең,
Төрек иленә барып.
Ике ел бишлегә укып,
Белем алдың югары.
Җиңел генә түгел бит ул,
Белем алу юллары.
Без тырыштык синең өчен,
Улым аны аңладың.
Кайтып җитте туган җиргә,
Чит тарафта калмадың.
«Янавыл таңнар»ында,
Максуз хәбәрче хәзер.
Эшләре дә якшы бара,
Ни кушсалар син әзер.
Россия җурналислары,
Берлегендә бит улым.
Гел таңкитләп язасың бит,
Хәерле булсын юлың.
Таңкит белән мәкер көрәшә,
Мәкер җиңә кайчакта.
Үлем белән тамамлана,
Бу тормышта күпчакта.
Улым сине без югалттык,
Намуслы булган өчен.
Аның ис(е)мен кемнәр белсен,
Мәкер чыгарды көчен.
Өйләнергә өлгермәдең,
Бар иде бит кызың да.
Сары камышлар шикелле,
Саргайды микән ул да?
Саргаймасын яшәсен ул,
Бәхетле тормыш көтеп.
Калсын әйдә сагынырга,
Киткән бит инде үтеп.
Тормыш матур,дөнья ямьле,
Кайгы-сагыш күрмәсәң.
Сөйгән улым артыннан үк,
И,җаныем үлмәсәң.
7-бүлек.
Казым:
Бер чәчкәдәй чакларың да,
Абыйсыз торып калдың.
Безнең кайгы утларында,
Яндың бит,кызым яндың.
Өч төп агач сыман хәзер,
Калдык өчебез генә.
Бер бөртек кына кызыбыз,
Ярый ла үсеп килә.
Белем кирәк кыз балага,
Әллә ниләр булса да.
Ялгыз яшәп калса да ул,
Ярын табып барса да.
Якшы укып белем алды,
Нишләсә дә югалмас.
Үз бәхетен табар әле,
Бәхетсез яшәп калмас.
Яштән үк кайгы кчерде,
Тормышны аңлап яши.
Әткәсе,абыйсы юкка
Эшкә күмелде яшьли.
Мин аны җәлләп яшәем,
Ул да мине кызгана.
Ниләр генә сөйләсәң дә,
Ана җанны кыз бала.
Тормыш елга шулай ага,
Без йөзәбез каршыга.
Ярый кызым бик акыллы,
Җан чыкмаса,яшь чыга.
Бер Ходайга ышанабыз,
Ташламас ярдәменнән.
Без бары каеннар гына,
Булмаганбыз бит имән.
Акыллы уңган кызымны,
Алып китте бер егет.
Бу тормышны аңлап үскәч,
Тормады ул да җебеп.
Авылларда ерак түгел,
Бер сөенеч үземә.
Биек таудан карасамда,
Кызым барган шушы авыл
Күренә бит күземә.
Үзләре дә килеп җитә,
Сагынасы юк ярый.
Теләкләрем кабул булды,
Кызым бәхетле ярый.
Үткән гомеремне уйлап,
Яшь- аралаш елмаям.
Уйларымның чикләре юк,
Әллә кайларга барам.
8-бүлек.
Кайту:
Күптән уйлап йөргән уем,
Тормышка ашты шулай.
Кайтып китәсе килсә дә,
Күңел барыбыр елай.
Тәүәкәл таш яра диләр,
Таш ярмадым,яруын.
Алдагысы якшы булыр,
Кайттым бит,Янавылым.
Әнкәйгә киңәш иткәч тә.
Аңлады бит ул мине.
Хәерлегә булсын диде,
Ярый әйтмәде тиле.
Яшь чактагы ул гадәтне,
Сагнып сөйләргә калды.
Яшьлек үтте,кире кайтмас,
Мәхәббәт кенә калды.
Язмышыма үпкәләмим,
Ул да бит үземнеке.
Уттан алып суга салды,
Сынады түземлекне.
Ничек мин бәхетсез булым,
Барысын да мин күрдем.
Мәхәббәттән генә торган
Гөлләремә җан өрдем.
Төшенкелеккә бирелмәдем,
Утырып еласам да.
Моң-сагышлы җырларымны
Кайчакта җырласам да.
И,кадерле Янавылым,
Булгансың хәзер шәһәр.
Син үсәсең, ә мин чүгәм
Шулай шул минең эшләр.
Уйнап әйткән сүзләрем дә,
Әйтелде алар уйлап.
Ямьле Бүә буйларында
Йөремәм хәзер уйнап.
Алай да төшәрме әле,
Суларын кермәсәм дә.
Бала чагым шунда калды
Сагынам нишләсәм дә.
Йөресе җирләр күп әле,
Тазалык бирсә Ходай.
Ни әйтерсең Янавылым
Яшәрмен әле шулай.
Әби сүзен ишетмәдем,
Бала чагадан башка.
Кара яулык бәйләмәдем,
Гомер буена башка.
Кара кайгы дару түгел,
Эчерде аны язмыш.
Күрәчәкләрем булгандыр
Түгелдер бит ул ялгыш.
Аяк аста туган туфрак,
Баш очта зәңгәр һава.
Туган җирнең әреме дә
Янган йөрәккә дава.
9-бүлек.
Автордан:
Нигә яздың абый диеп,
Үпкәләмәсең әле.
Туып үскән Янавылның,
Кадерлеле бер чәчәге.
Язмас идем бу юлларны
Янавылга кайтмасаң.
Шушы якты дөньясында,
Кайгыларга батмасаң.
Язам аны дусларыма,
Син дә дусларның берсе.
Аралар да якын гына
Бигерәк кадерлесе.
Шушы Янавыл җиреннән,
Чыккан бик күп зыялалар.
Алар илдә дан яулаган
Аларга языла җырлар.
Бу язманы яздым мин дә
Гади сөйкемле кызга.
Шунда туып,шунда үскән
Җирдәге бер йолдызга.
Гел кызларга гына язмым,
Язам егетләргә дә.
Ватан өчен сугышканда
Алар,
Кереп-чыккан утларга.
Апрель 2018.ел.
Нурисламов Хәниф.Ф.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев