Предыдущая публикация
Бернче май мутур бәйрәм,
Кояш-Алла бүләге.
Сөям-сөям диеп тибә,
Яшь кешенең йөрәге.
Егет килә кызы белән,
Култыклаган кызкаен.
Кем яратмас кыз баланы,
Әйтерсең бөдерә каен.
Әби дә чыккан бәйрәмгә,
Җитәкләп бабакаен.
Гомер буе сөйгән бабай,
Сөяр яшьлек дускаен.
Ялгыз кеше йөреп ята,
Ямьле беренче май да.
“Күңеленнән җырлап бара,
Сөйгән ярым син кайда”.
Ике бала уйнап йөри,
Берсе малай,берсе кыз.
Ямь өстенә,ямь өстәгән,
Нур чәчеп ике йолдыз.
2018.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2