Предыдущая публикация
Ике чәчкәдәй кыз бала,
Урам аша үсәләр.
Бергә уйнап җәен,кышын,
Бергә чәйләр эчәләр.
Уйнап йөрегән елларын,
Кисте сугыш кайчысы.
Эшләр күмде шул кызларны,
Бетә уен кайгысы.
Ни күрсәдә бергә алар,
Шушы утлы елларда.
Моң-сагышлы күп җырларны
Туры килә җырларга.
Тик барыбыр яшьлек көчле,
Кызларны буйсындыра.
Яшьлекнең кайнар чишмәсе,
Алар алдында тора.
Кайнар чишмә суларын,
Эчә кызлар туйганчы.
Туып үскән авылкаен,
Ташлап алар куйганчы.
Икесе ике авылда,
Яши алар күрешеп.
Бала чактагы шикелле,
Бик тәмле чәйләр эчеп.
Авыллары ерак түгел,
Килеп-китеп йөрергә.
Бергә үскән сылүкайлар,
Хәзер дә бергә-бергә.
2018.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2