Предыдущая публикация
Өлешкә тигән җиремне,
Мин дә саттым колхозга.
Әз-мәз акча алам елга.
Үземә килә файда.
Җир туйдыра һәммәбезне,
Әнкәй сымак шушы җир.
Калачлар гына ашыйбыз,
Шуңа да күңелләр көр.
Элегерәк юк иде бит,
Шушы якшы тормышлар.
Гомерлеккә истә калды,
Печән ашаган чаклар.
Без күргәнгә гаепле бит,
Сугыш дигән карчыга.
Канатын аның кистек без,
Очып килмәс каршыга.
Тик шулай да яши әле,
Төрле-төрле илләрдә.
Башын кисеп булмас әле,
Очып килсә җилләрдә.
Башын киссәңдә үлми ул,
Үлми торган кош бит ул.
Ак дөньяны чорнап алган,
Кап-кара сугыш бит ул.
06.02.2018.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев