Предыдущая публикация
Март булсада салкын әле,
Карлар кәми аңа карамый
Яз җилләре карны ашый -диләр
Әкрен генә безгә сиздерми.
Зәңгәр күктә кояш елмаеп
Сибә якты,җылы нурларын
Синең белән бәгърем, мине үбеп
Җиткерә безгә гашыйк утларын
Яз айлары гашыйк алып килә
Кәеф арта хәркем күңелендә
Агачларда бик сагынган язны
Куаналар кояш нурында.
Ә бит алар ничек сөенәләр
Үткәргәнгә салкын кышларны
Сау-сәләмәт авызларын ерып
Утыралар көтеп җәйләрне
Язлар алып килсен безгә шатлык
Алып килсен ап-ак бәхетләр
Бәхетләргә төренеп тазалыкта
Үтсен безнең калган гомерләр!
23 март 2017 ел Миләүшә Салихова- Хазетдинова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев