Предыдущая публикация
Авылымда яши иде,
Золайха атлы әби.
Җәйге кояш кебек җылы,
Әйтергә була Әни.
Бибуныр белән Зәкия,
Кызлары әбинеке.
Изгелекле киң күңелле,
Күрделәр ятимлекне.
Бәләкәй генә булсамда,
Сугыш елларын беләм.
Изге булган апаларны,
Бикерәк якын күрәм.
Золайха әбинең улы,
Сугыштан кайткан иде.
Кастел белән генә йөри,
Сыңгар аяклы иде.
Тегү текте кешеләргә,
Миңа да күлмәк текте.
Әнә шулай усал сугыш,
Гомер онтылмаслык булып,
Йөрәкләр аша үтте.
Шуңа яздым бу юлларны,
Изге булган апаларның
Укысын балалары.
Аңларга үткән елларны,
Сугыш салган яраларны.
05.02.2017.ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев