Предыдущая публикация
Югәмәш туы бик биек,
Күренә ераклардан.
Балачакта менгән идем,
Үткән гомер,үтә инде
Сулардай еллар аккан.
Әнкәй үскән Югәмәштә,
Күрдем йөргән җирләрен.
Шушы тавның итәгеннән,
Хәрчак җыйган җиләген.
Тау башында күле булган,
Калган бары урыны.
Үрдәген атып алганнар,
Кайда булгандыр суы.
Бу легенда дөрес микән,
Шуны белмәс бер кемдә.
Үрдәге дә очып төшмәс,
Суга тулмас күле дә.
Матур тауның вышкасыннан,
Күренә тирә ягым.
Агач вышка күпме торсын,
Череп аугандыр,
Кем куйсын аны таган.
Гомерләр яна да,сүнә,
Тауларның сүнәсе юк.
Югәмәш тауына карыйм,
Әнкәемне күргән күк.
26.12.2016.ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев