(100-яшенә шигъри күчтәнәч).
Йөгрә-йөгрә яшь-аралаш көлеп,
Бер гасырны тапап киттең син.
Кабатланмас яшьлек елларыңне
Оныкларга бүләк иттең син.
Син бәхетле Ана,Ил Анасы,
100-яшьеңне очып үттең син.
Сугыш елларында ялгыз калып
Үрсәләнеп,яшьләр түктең син.
Мөлдерәмә тулы күңелеңне,
Бушатасың,
Җырлый-җырлый сагыш җырлары.
Атылган ук кебек үтеп бара,
Гомереңнең алтын еллары.
Күкләрендә “Урал”авылының,
Утлы яшен булып яшьнәдең.
Юата алмас сине бер кем дә
Сөенечтән акса яшьләрең.
Ил Анасы,канатыңне очлап,
Җитәр диеп йөз яшь кагынма.
Иртә киткән Ата-Аналар өчен
Яшәгәнсең,яшә тагын да.
Иң изге теләкләр белән,
Авылдашлар исеменнән оныгың
Мөршидә!!! 03.11.2014.ел.
Язды Хәниф Нурисламов


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев