Предыдущая публикация
Туган җирем минем - Башкортстан,
Татар булып җиргә туганмын.
Татарстанда яшим борчылып,
Теле өчен ата-бабамның.
Дәүләтемдә телсез итмәкчеләр,
Татармы соң телсез торырлык?
Бездә дә бар шул матур сыйфатлар:
Намус, гайрәт, милли горурлык!
Миллион ярым халык - балык түгел,
Кемгә төшәр аның нәфрәте?
Ник халкыма мондый түбәнсетү,
Азмы әллә кайгы-хәсрәте?
Югалтмыйк без туган телебезне,
Ник дәшмисез, әй ир-егетләр...
Уяныгыз, татар хатыннары,
Кайда сез, Фәүзия кебекләр?
Башкортстан диеп аталса да,
Татар җирләре бит бу төбәк!
Дәүләт теле дигән статус кирәк,
Шуны даулап тибә һәр йөрәк!!!


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1