Предыдущая публикация
Язның исенә күмелеп
Гүя изгелек теләп.
Чәнечкеле кактусыбыз
Чәчәкләр атты күкрәп.
Гаҗәп тә соң, матур да соң
Искитәрлек бу дөнья.
Кактуслар елмая белә
Шатлыклар сибеп елда.
Әмма кайберләр тормышта
Чәнчәләр кактус кебек.
Куандырмый кешеләрне
Гомергә тик бер көлеп.
Рөстәм Арифуллин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев