Предыдущая публикация
Чегәннәр ястык җыйганда
Ай-яй авыртты башым.
Махмырны төзәтермен дип
Ястыкларымны саттым.
Авылда эш булмаганга
Бик сай шул безнең кесә.
Ястык хакы да бәя түгел
Икесе бер ак шешә.
Рәхәтләнеп сулап куйдым
Җимерек баш төзәлде.
Чегән юнәйтеп товарны
Үз алдына кинәнде.
Ястык саткач юләрлекне
Һәрвакыт йөрим уйлап.
Хәзер һәр көн баш авырта
Каты тактада йоклап.
Р. Ариф.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1