Предыдущая публикация
Кипкән җиргә, нидер чәчкәннәр,
Күз яьшләре ашлап, җылы табып,
Таштан үсеп чыкан, чәчкәләр.
Кемдер үрелгән ич матурлыкка,
Күңел кояш булып яналган,
Кара төнне җиңеп якты сипкән,
Матурлыкка урын табалган.
Үтәр бар да, җирдә сугышлары,
Үсәр җирдә яңа туганнар.
Ачык йөзгә кунар елмаюлар,
Кеше җанын өзми торганнар..
Тыныр ызгыш, кеше талашлары,
Үткәннәрнең алган сабагын,
Чәчкә төрер җирем ,яктылыкта,
Күңел түрләреннән салганын.
Яшәү дәвам итәр, корган җирдә,
Шытар изгелекнең чәчкәне,
Әләм булып кешелккә балкыр,
Таштан үсеп чыккан ,чәчәге..
Рамзис Мишәр.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 25