Мөселман җәмәгать эшлеклесе, эшкуар, язучы-публицист, «Ислам һәм Җир шары» дигән фундаменталь хезмәт авторы Исмәгыйль Шәңгәрәев Корбан бәйрәме белән бәйле еш бирелә торган сорауларга җавап бирде. Ул — имам Каләметдин хәзрәтнең улы, данлыклы Гәрәйләр нәселеннән, 12 бала һәм 16 онык атасы, хәзер Швециядә яши, татар, рус, гарәп һәм швед телләрен белә.
«Сатулашу – сөннәт»: Корбан сарыгы өчен сатулашырга ярыймы?
— Исмәгыйль әфәнде, Корбан бәйрәме вакытында корбанга чалынучы хайван өчен сатулашырга ярамый, диләр. Бу дөресме?
— Юк, бу дөрес түгел. Киресенчә, сатулашу – ул сөннәт. Әйтик, сатучы сарыкка 20 мең сум сорый, әйтик, якын-тирәдә сатучы юк, бәйрәм килеп терәлгән, ул шуннан файдалана. Сез үзегезнең бәяне тәкъдим итә аласыз, мәсәлән, 10 мең сум. Ул җавап бирә: 18. Сез әйтәсез: 12. Аннары ул: 16, сез: 14. Һәм ахырда 15 меңгә килешәсез. Менә шундый сатулашу мөмкин һәм хуплана, ул пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте.
«Ахыр каләм» — Исмәгыйль Шәңгәрәевнең Хаҗда сатулашып, кыйммәтрәк бәягә алуы турында кызыклы тарих.
— Бу уңайдан бер кызыклы хәл искә төште.
Без Хаҗга беренче тапкыр 1990 елның язында бардык. Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин беренче хаҗны оештырды, безне Согуд Гарәбстаны патшасы үз хисабына кунак итеп чакырды.
Тәлгать хәзрәт безгә аңлатты: нәрсә дә булса сатып алырга теләсәгез, сатулашырга кирәк. Чөнки хаҗ вакытында бөтен дөньядан хаҗилар килә, алар андагы бәяләрне белмиләр, ә сәүдәгәрләр исә бәяләрне күтәрә. Бу — гадәти хәл. Тәлгать хәзрәт өйрәтә иде: әйтик, сатучы 100 риал сорый, син әйтәсең — 50. Ул 90га төшерә, син — 60. Ул: «Ярар, 80», син — 70. Гадәттә 75 риал тирәсендә килешәләр.
Сатулашу — сөннәт, ул сәүдәгәрнең үзләренә дә ошый, алар шуннан тәм таба. Сәүдәгәрнең сөйләшәсе, аралашасы килә, бигрәк тә ерактан килгән кунаклар белән. Гарәпчә белмәгәннәр белән аралашу — алар өчен үзенә күрә бер ямь, күңел ачу кебек нәрсә.
Мин нәрсәдер алырга теләдем — нәрсә иде икәнен хәтерләмим, бәлки намазлык булгандыр... Мин ул вакытта әле гарәпчәне өйрәнә генә башлаган идем. Тәлгать хәзрәт безне бер сүзгә өйрәтте: «ахыр каләм» — «соңгы сүз». Сәүдә вакытында шуны әйтәсең – бу инде син бәяне бүтән үзгәртмисең дигән сүз. Сатучы бәяне атады — 100 риал. Мин әйтәм — 50. Мин ул вакытта әле яшь егет, кискен уйлый торган чак, «ахыр каләм», «ахыр каләм» дим дә торам. Ул әкренләп бәяне төшерә, тик әкрен генә төшерә. Мин тагын кабатлыйм: «ахыр каләм, ахыр каләм», —тын да алдырмыйм. Үзәгенә үттем тегенең, ул ахырда түзмәде дә, өзгәләнеп дигәндәй әйтә:
— Ахыр каләм — Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәд расүлүллаһ!
Ягъни: ахыр киләм дигән сүзләрең шул булыр! (көлә). Ягъни, бу сүзләрең синең бәя турында түгел, үләр алдыннан әйтер сүзләрең булыр.
Мин эчем катып көлә башладым, күз яшьләре чыкты, туктап булмый. Яныбыздагы кешеләр дә көлделәр. Ул әйберне — мин 50 риалга алырга теләгән, ул 100 риалга сатарга теләгән әйберне 200 риалга алдым. Без дуслаштык. Базарга килгән саен сәламләшә идек, елмаешып исәнләшә идек. Менә шундый кызык хәл.
— Ә бәяләр артык кыйммәт булса, нишләргә? Ислам карашыннан чыгып караганда бу дөресме?
— Сатучы бәяне үзе куярга хокуклы. Бу — гадәти хәл, сәүдәгәр табыш табарга тели. Әмма мөмкинлегеңнән файдаланып, артыгын сорау дөрес түгел. Мәсәлән, базарда аннан башка бүтән сатучы юк, һәм ул шул хәлдән файдаланып бәяне күккә күтәрә икән — бу инде гаделсезлек була.
Даими фәтвалар комитетының фәтвәсендә болай диелә:
«Сәүдәдә бәягә катгый чикләү юк, әмма ул тәкъдим һәм ихтыяҗга бәйле булырга тиеш. Сатучы да, алучы да бер-берсенә карата йомшак мөгамәләдә булырга тиеш. Башка кешенең ваемсызлыгыннан файдаланырга, аның хисабына баерга ярамый. Исламда бер-береңнең хакларын саклау мөһим.»
(فتاوى اللجنة الدائمة للبحوث العلمية والإفتاء 13/91)
Бәлки бу мисал бик үк уңышлы түгелдер, ләкин кешеләр ачка үлгәндә кемдер ипи бәясен күккә күтәрә икән — бу инде кешенең чарасызлыгыннан файдалану була. Мәсәлән, блокададагы Ленинградта ипи өчен кешенең бөтен мөлкәтен сораганнар. Бу — тыелган гамәл.
Әмма корбан чалу очрагында мондый чарасызлык юк бит. Әгәр бәя ошамый икән — сатулашыгыз яисә бүтән сатучыны табыгыз. Хәзер бу зур проблема түгел: мәчетләрдә сатучылар бар, интернетта саталар, өйгә китерү хезмәте дә бар — тере хайванны да, суеп, эшкәртелгән итне дә алырга була.
— Әгәр бәя артык югары булып тоела, әмма кеше барыбер сатып ала, ләкин эчтән рәнҗеп кала икән — бу гөнаһмы?
— Сезнең сарыкны кыйммәт бәягә сатып ала алмавыгыз гөнаһ түгел. Башка мөселманны сәбәпсезгә күралмый башлап, аңа карата нәфрәт саклап йөри башласагыз, кеше турында начар сүзләр сөйли башласагыз — гөнаһ. Әгәр бәя ошамый икән — сатып алма. Бөтен дөнья бер сатучыга гына терәлеп калмаган. Бүгенге көндә базар зур, конкуренция көчле, сатучылар җитәрлек. Шуңа күрә рәнҗүгә яки эчеңдә ризасызлык йөртеп үзеңне ашауга караганда — тыныч кына икенче сатучы табу хәерлерәк.
«Күршене дә сыйларга кирәк, төкереген йотып утырмасын»: корбан итен кемгә бирергә ярый, сөякләрне нишләтергә?
— Корбан итенең сөякләрен чүпкә ташларга ярамый, аларны җиргә күмәргә кирәк, диләр. Бу дөресме? Авылда алай эшләп була инде, әмма шәһәр кешесенә бу кыенлык тудыра. Сөякләрне этләргә бирергә ярыймы?
— Сөякләрне чүпкә ташлау тыелган дип катгый фәтва юк. Мөмкинлек булса, аларны хайваннарга — эт, мәчеләргә бирү хәерле. Алар моңа бик рәхмәтле булырлар. Күз алдына китерегез: сез бер савыт сөяк алып чыктыгыз, авыл эте моны күрә, өметләнеп карап тора — ә сез аның күз алдында сөякләрне күмеп куясыз. Бу бит аны рәнҗетә. Ул аны барып казырга да мөмкин әле. Нигә алай итәргә? Бирегез — сөенсен.
Бер мәгълүм хәдис тә бар: бер хатын-кыз сусаган эткә су эчерә, һәм шушы изгелеге өчен генә тәмугка түгел, җәннәткә керә. Ә монда — бер сарык сөякләре! Әлбәттә, мөмкин булса — хайваннарга бирү хәерлерәк. Әгәр андый мөмкинлек юк икән — күмсәгез дә, чүпкә ташласагыз да гөнаһ саналмый.
«Башта үз гаиләңне туйдыр, аннары тирә-ягыңа күз сал»: Корбан итен кемнәргә һәм ничек бүлү дөрес?
— Ә итне башка дин вәкилләренә бирергә ярыймы? Кайбер хәзрәтләр: «Ярамый», — диләр. Аеруча сукбайларга бирүдән сак булыгыз диләр, чөнки аларның дингә карашы нинди икәне билгесез бит...
— Ярый гына түгел — кирәк! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрвакыт күршесен — мөселман булмаган кешене сыйлый иде. Без, татарлар, болай дибез: «Күрше хакы — Тәңре хакы». Бу — зур җаваплылык.
Сезнең өйдә бәйрәм, казанда итле шулпа кайный, ә сез аңа бер кисәк ит тә бирмисез икән — бу инде гөнаһ. Аеруча күршегез мохтаҗ булса. Шулпа исе борынны яра, ул, исен тоеп, төкереген йотып кына куя.... Ничек мондый тәкәбберлеккә юл куярга мөмкин? Күршене сыйларга кирәк.
Яисә сез күршедән савыт-саба алдыгыз ди, әйтик, кунаклар өчен пылау пешерергә. Кире кайтарганда, буш булмасын, төбендә аңа да күчтәнәч булсын – пылау, тәм-том, бәлеш бер кисәк ит… Бу —безнең татарларда булган матур гадәт. Кем булуына карамастан — мөселманмы ул, христианмы, ир-атмы, хатын-кызмы, яшьме, картмы — шул мөһиме: ул кеше һәм сезнең күршегез.
Шәригатьтә: «Корбан итен бары тик башка дин әһелләренә генә бирергә кирәк», — дигән турыдан-туры шарт юк. Әмма сез инде итне мөселманнарга өләшә башлагансыз, янәшәдә башка дин кешесе булса, аңа да бүлеп бирү хуплана. Бу рөхсәт ителгән генә түгел, ә мактаулы гамәл, ягъни — кешелеклелек һәм күршелек үрнәге.
Мәсәлән, берәр мөселман, корбан итен мохтаҗларга таратырга ниятләп, пакетларга бүлә, мәчеткә алып килә һәм шунда өләшә, ди. Кемдер ярлы, кемдер бәлки әллә ни мохтаҗ түгелдер — моның аермасы юк. Кемгә кирәк түгел — ул ала да бүтән кешегә бирер. Бу да Ислам рухына туры килә.
Ә инде сез мәчет янында пакетлар белән басып торасыз, һәм яныгыздан берәр кеше үтеп бара — сез аның динен белмисез, ләкин аның ярлы булуы күренеп тора. Ул очракта нишләргә? Үтеп китәргәме? Юк! Аңа да бирергә кирәк. Менә бу — дөрес була.
Ислам галимнәре арасында бу мәсьәләдә төрле фикерләр булган. Имам Мәлик: «Корбан итен кәферләргә бирү мәкруһ», — дип санаган. Имам әш-Шәфигый исә: «Бу бөтенләй ярамый», — дигән. Бу хакта «Әл-Мәҗму’» (8/425) һәм «Табакат әш-Шәфи’ия» (3/105) китапларында укып була. Ләкин күп кенә башка галимнәр: «Корбан итеннән кяфер кешегә бирергә бернинди тыю юк», — дип раслаганнар. Коръәндә дә, Сөннәттә дә бу тыелган, дип әйтелми. Һәм бу мәсьәләдә галимнәр арасында бердәм фикер дә юк.
Аерым алганда, шәех Ибн Баз болай ди:
«Әгәр кеше ярлы икән — ул туганы, күршесе яки бөтенләй таныш булмаса да — корбан итеннән өлеш бирергә ярый. Аеруча бу ул кешенең Исламга карата ихлас карашы формалашуга уңай нәтиҗә ясаса — бу тагын да саваплырак».
Шәех Ибн Усаймин да рөхсәт иткән, ләкин мөһим кисәтү белән:
«Бирергә ярый, ләкин әгәр ул кеше мөселманнарга каршы сугышмый икән генә. Әгәр сугышса — ярамый!» («Фатава Ибн Усаймин», 2/663)
— Ә якын-тирәдә мохтаҗ кешеләр булмаса, нишләргә? Кайберәүләр: «Хәзер ярлылар юк инде, барысы да хәлле, Корбан итен бирергә кеше дә юк», — диләр.
— Бу фикер белән килешмим. Мохтаҗлар күп, бигрәк тә пенсионерлар арасында. Алар пенсиягә генә яши, ит — алар өстәлендәге сирәк ризык. Ләкин аларның барысы да сорап йөрми. Сез үзегез эзләгез. Күрше подъездга кереп карагыз, тирә-юньгә күз салыгыз.
Сөннәт буенча иң яхшысы — итне өч өлешкә бүлү. Бер өлешен үзеңә калдырасың — гаилә белән җыелып, дога кылып, рәхәтләнеп ашау өчен. Икенчесен — туганнарга таратасың. Өченчесен — мохтаҗларга бирәсең. Бу — иң камил тәртип.
— Әгәр кеше бөтен итне үзенә генә калдырса, бу гөнаһмы?
— Юк, бу гөнаһ түгел. Әгәр кешенең үзенең дә хәле кыенрак, акчасы санаулы гына икән, иттән авыз итү — үзе зур куаныч булса, ул берни дә бирергә мәҗбүр түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Сезнең арагызда иң яхшысы шул, кем хатынына (иренә) һәм үз гаиләсенә карата иң яхшы мөгамәләдә», дигән. Башта үз балаларыңны, хатыныңны, иреңне туйдыр — шуннан соң гына як-ягыңа кара. Моның бер бөртек гөнаһы юк. Киресенчә — бу саваплы гамәл.
«Корбан — байлык түгел, ә Аллаһка якынаю мөмкинлеге»
— Әгәр яшь гаилә тыйнак кына яши, тәмле ашларны еш ашамый, әмма бераз акчасын җыеп, бер сарык чалырга була. Димәк, алар бөтен итне дә үзләре генә ашый ала?
— Әлбәттә, ашый ала. Әгәр гаилә корбан чалып, барлык итне үзе генә ашарга теләсә — бу аларның тулы хокукы. Иң мөһиме — барысы да Аллаһ ризалыгы өчен, ихлас ният белән башкарылсын. «Өчтән берсен тарату мәҗбүри» дигән шарт юк. Бөтен итне үзең аша — бу барыбер Корбан, тулы кыйммәтле Корбан бәйрәме булачак.
— Әгәр кешенең бар туганнары, күршеләре хәлле икән, итне аларга бирергә ярыймы, әллә мохтаҗларны эзләргә кирәкме?
— Бу очракта баймы ул, ярлымы — мөһим түгел. Корбан бәйрәме — ул фәкать ярлыларга ит тарату бәйрәме генә түгел. Бу — фидакарьлек, ихласлык бәйрәме. Бу көннәрдә әзерләнгән корбан ите — ул аерым бер бәрәкәтле ризык, ихласлык белән әзерләнгән ит. Ул ит — сөннәт, анда бәйрәм тәме. Кеше нинди генә хәлле булмасын, корбан итенең тәме күңелгә аеруча якын. Шуңа күрә бу итне теләсә кем белән бүлешергә мөмкин: туганнар, дуслар, күршеләр — хәлләренә карап түгел, йөрәккә якынлык белән.
«Корбан — ул йөрәктән чыккан бәйрәм, мәҗбүри йөк түгел»
— Кеше айдан-айга хезмәт хакына гына карап яши, ипотека түли, балаларына да тәм-том ала алмый... һәм менә кемдер әйтә: «Баласына шоколад алып бирсә иде, сарыкка 15 мең сум тотканчы…» Бу сүзләргә ничек җавап бирер идегез?
— Иң мөһиме — шуны аңлау: Корбан чалу — Исламның биш баганасына керми.
Мөселман кешенең биш төп вазифасы бар, ислам баганалары. Беренчесе — иман: «Лә иләәһә илләллаһ, Мөхәммәдәр-расүлүллаһ» дип, калимә әйтү. Икенчесе — намаз. Ул барлык мөселманнарга фарыз. Кеше намаз укырга бурычлы. Авырса да, авырмаса да, сәҗдәгә китә алмаса – утырып, ятып торган булса ятып, туктап тора алмый икән – барган көе, әмма намазны калдыру юк, вакыты чыккач, ул укырга тиеш.
Өченчесе — ураза. Ул бары тик сәламәт кешеләргә генә фарыз. Әгәр дару эчә, йә авыру икән — ураза тотмаса да ярый. Дүртенчесе — зәкят. Кеше малыннан 2,5% түли. Мөмкинлеге юк икән – түләми. Бишенчесе — хаҗ. Ул да мөмкинлек булганда гына: сәфәргә акчасы, сәламәтлеге, үзе киткәндә гаиләсен тәэмин итеп тора алса гына.
Димәк, бу биш багананың бары тик икесе генә — иман һәм намаз — һәркемгә мәҗбүри. Калганы — мөмкинлек булса гына. Шуңа күрә әгәр кеше корбан чала алмый икән — ул моңа мәҗбүр ителми. Ә инде бик үк җитеш тормышта яшәмәсә дә, әмма чала икән — бик саваплы гамәл. Әмма кешегә: «Сарык сатып алганчы, балаларына конфет алсын иде» — дип әйтү ярамый. Корбан — ул гаилә өчен рухи бүләк.
Исламның биш баганасыннан — шәһәдә, намаз, ураза, зәкят, хаҗ — соңгы өчесе шартлы рәвештә фарыз: кешенең мөмкинлегенә карап. Ә корбан чалу — фарыз да түгел, киңәш ителгән гамәл, әмма мәҗбүри түгел.
Шуңа күрә мөмкинлеге юк икән — кеше корбан чалмаса, гөнаһ түгел. Ул гаиләсен кыен хәлгә куймаска тиеш. Әмма әгәр кешенең алдына сайлау килеп басса: 15 меңгә сарык алыргамы, әллә баласына сөенеч ясаргамы — бу очракта беркем дә бала өлешенә керергә тиеш түгел. Әмма икенче яктан уйлап карагыз: әгәр кешенең сарык алырга акчасы бар икән, ул, мөгаен, баласын тәмле ит белән дә сыйлар, конфетына да акча табар. Берсе икенчесенә комачауламый.
Корбан бәйрәме — ул дини йола гына түгел. Ул — гаилә бәйрәме. Мин үзем әле дә әтиебезнең корбан чалганын хәтерлим. Ул чактагы кәеф, атмосфера — бөтенләй башка! Шул шулпаның тәме... гадәти иттән күпкә тәмлерәк тоела иде. Күршеләрне чакырабыз, туганнар җыела... Бу — чын бәйрәм, йөрәктән чыккан ихлас бәйрәм. Һәм мондый хәтирәләр гомерлеккә истә кала.
Иң мөһиме — шуны онытмаска кирәк: бу йолалар — Аллаһ безгә иңдергән гамәлләр. Безгә аларга үз акылыбыздан чыгып бәя биргән булып, нәрсә мөһимрәк дип сайлап утырырга түгел, ә Раббебезнең ихтыярына буйсынырга тиешле.
«Әгәр ифтар кешегә күрсәтү өчен генә икән — аның ни мәгънәсе бар?»
— Рамазан аенда бәхәс чыкты: кайберәүләр җырчыларны, блогерларны тәнкыйтьләде — менә алар кешегә күрсәтеп мактану өчен купшы ифтарлар уздыра, социаль челтәрләрдә күрсәтә, хәтта кайберләре моның белән акча да эшли дип гаепләделәр. Моңа ничек карарга?
— Көнчелек — яки «хөсет» — бик начар сыйфат. Кешеләрдә көнчелек уята торган гамәлләрне кылырга эшләргә ярамый. Кешене кызыктырырга, котыртырга кирәкми. Тыйнак итеп эшләргә була икән — шулай эшләү хәерлерәк.
Ләкин берәр кеше, мөмкинлеге булып, мул табынлы ифтар уздырса, якыннарын, туганнарын, күршеләрен, дусларын чакырса — бу тыелган гамәл түгел. Өстәлдә ризык күп булуы да гөнаһ түгел. Иң мөһиме — бу гамәл мактану өчен түгел, ә ихластан булырга тиеш. Исламда тәкәбберлек, кешегә күрсәтү өчен эшләү — катгый рәвештә тыелган. Бар да чын күңелдән булырга тиеш, лайклар өчен түгел.
«Аллаһка юл — кечкенә адымнардан башланырга мөмкин»
— Еш кына шундый хәлләр була: танылган кешеләр — көндәлек тормышта дин кушканча яшәмәсәләр дә — Рамазанда ифтар оештыралар, бәйрәм иткәннәрен социаль челтәрләрдә күрсәтәләр. Кайберәүләр моны икейөзлелек дип саный, аларны гаепли. Болай фикерләү дөресме?
— Юк, болай уйлау дөрес түгел. Әгәр кеше гадәти тормышта диннән ерак тора, әмма Рамазанда ифтар уздыра, бәйрәмдә башкаларны кунак итә икән — бу инде аның беренче адымы. Мөгаен, бу гамәле аркылы ул күңел җылысын тояр, савап алыр, Аллаһның рәхмәтен сизәр. Калебе йомшарыр, намаз укый башлар, Исламны тирәнрәк өйрәнер, Аллаһ кушканча яшәргә омтылыр.
Кеше елга бер генә булса да хәерле гамәл эшләсә — бу үзе өмет. Әмма иң мөһиме — бу гамәл ихлас булсын, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнсен. Әгәр кеше халыкка күрсәтү өчен генә эшли икән — бу гамәлне Аллаһ кабул итми. Изге эш кабул булсын өчен, ул ихлас һәм чын күңелдән булырга тиеш, һәм кеше үзе дә сүздә генә түгел, эштә дә мөселман булырга тиеш.
«Ифтардан акча эшләү: рөхсәт ителә, ләкин савапсыз»
— Соңгы елларда гадәткә кергән тагын бер күренеш — түләүле ифтарлар. Әйтик, берәү зал арендалый, аш-су әзерләтә, бизи, кунаклар чакыра. Аннары әйтә: «Мин 100 мең сарыф иттем, 50 кеше киләчәк. Миңа өчен бу зур чыгым — әйдәгез, һәркем 2000 сум түләсен», ди. Яки ифтарны башта ук акча эшләү өчен оештыра — керү бәясе, әйтик, 3000 сум.
Бу тыелмый. Әгәр башта ук ифтар түләүле дип әйтелгән булса, кеше үзе ризалашып килә икән — монда гөнаһ юк. Кемне дә булса мәҗбүр итмиләр, һәм бу — гадел ысул.
«Иң хәерлесе — ихлас ифтар»
— Ләкин кеше ифтарны бушлай, Аллаһ ризалыгы өчен, кунакларның матди хәленә карап тормыйча үткәрә икән, күпкә хәерлерәк. Менә шундый ифтарда Рамазан рухы була, бәрәкәт иңә, Аллаһның фатыйхасы төшә.
Хәдисләрдә әйтелә: кем ураза тотучыны ашата — ураза тоткан кеше кебек үк савап ала. Әгәр максат — акча эшләү, Аллаһ ризалыгы түгел икән — ул чакта ураза тотучыларны сәхәр кылдыру өчен вәгъдә ителгән савап булмый, гәрчә бу гамәл үзе тыелмаган булса да.
Ифтар вакытында тагын бер мөһим нәрсә — анда ислам тарафыннан тыелган күренешләр булмасын: каты музыка, ир-ат белән хатын-кызның аралашып утыруы, мактану, күрсәтү өчен эшләү кебек. Болар булса, бу җыелыш рухи мәҗлес түгел, ә бары тик дин «маскасы» кигән дөньяви кичә генә була.
Табыш алу өчен үткәрелгән түләүле ифтарыңда әгәр шушы тыелган нәрсәләр булмаса —ул тыелмый. Ләкин бу очракта ураза тотканнарны ашату өчен Аллаһ вәгъдә иткән савап булмый.
«Нигә кайберәүләр Корбан бәйрәмен тәнкыйтьли һәм бу очракта нишләргә?»
— Корбан бәйрәме вакытында барысы да беренче көндә корбан чалырга тели, шуңа шәһәрләрдә озын чиратлар барлыкка килә. Нәрсә киңәш итәр идегез?
— Әлбәттә, һәркем беренче көнне чалырга тели. Әмма мөмкинлек булмаса — икенче, өченче көнне дә чалырга ярый. Әгәр чиратта басып торып, көтәргә мөмкинлегең бар икән — бу начар әйбер түгел. Әгәр кеше чиратта басып торганда яхшы сүзләр сөйләсә, файдалы фикерләре белән уртаклашса — бу гомумән бик изге эш. Кешеләр белән аралашу да савап.
Әмма кемгәдер авыр, аяклары авырта, йә булмаса чиратны арттырып, башкаларны борчырга теләми икән — икенче-өченче көнне чалсын, бернинди гөнаһ юк. Бу — кешенең ихтыярына бәйле.
«Ни өчен мөселманча корбан чалу — миһербанлырак?»
— Бәйрәм көннәрендә кайберәүләр Корбан бәйрәмен тәнкыйтьли, мөселманнарны «шәфкатьсезлек, миһербансызлык, антигуманлыкта» гаепли. Социаль челтәрләрдә кайвакыт бәхәсләр куба. Мондый сүзләргә ничек карыйсыз?
— Әйе, мондый хәлләр була. Кешеләр төрле. Бер мең кеше — мең фикер, бер миллион кеше — миллион караш. Кемдер аңлый, кемдер аңламый. Ләкин мөселманнар белергә тиеш: Корбан — Аллаһ кушкан йола, аны үтәү — һәрвакыт саваплы эш, һәм без моны кемгәдер күрсәтү өчен түгел, ә ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен башкарабыз.
Корбан бәйрәме каян килеп чыккан соң, гомумән? Чөнки Ибраһим галәйһиссәләм — пәйгамбәрләрнең атасы — төш күрә, һәм аңлый: Аллаһ Тәгалә аның сөекле улы Исмәгыйльне корбан итәргә куша. Аллаһ кушты, дип, ул бу хакта улына әйтә. Улы сорый: «Бу — сиңа Аллаһ кушкан эшме?». Әтисе, әйе, дигәч, әгәр шулай икән — Аллаһ кушканча эшлә, ди.
Шулай итеп, пәйгамбәр инде пычакны улына китергән вакытта, ул кисми башлый, һәм куй пәйда була. Ягъни кеше каны түгеләсе урынга — Аллаһ Тәгалә куй җибәрә. Суяр өчен генә түгел, ә туганнарны, мохтаҗларны, гаиләне ашату өчен.
Киресенчә — бу гаҗәеп матур гамәл. Аллаһ малларны нәрсә өчен барлыкка китерде? Алар тормышыбызны бизәсен, тулыландырып торсын, безгә ризык булсын өчен.
Кем тәнкыйтьли — шулар ит комбинатына барып карасын. Мин бер тапкыр гына бардым — шок хәлендә чыктым, башка беркайчан да бармам, дидем... Сыерлар чират тора. Үзләреннән алдагыларны ток белән суктырып үтергәнне күреп торалар. Кайбер комбинатларда башларына чүкеч белән сугалар. Терлек әле тере, әле сулый, ә аны инде элмәккә элеп, турарга тотыналар...
Барсыннар ит комбинатына — шунда "гуманлык" күрерләр. Ток белән үтерү — шулмы кешелеклелек? Башына бәреп үтерү — гуманлымы? Терлекләрнең үзләренә карата булган рәхимсез мөгамәләне күрүе — шулмы миһербан?
Мондый очракта мал канына курку гормоны чыга, ә ит комбинатларында канны агызып бетермиләр. Һәм бу барысы да иттә кала, кешеләр курку гормонын да ашый.
Мөселманнарда сугым шарты — кан соңгы тамчысына кадәр агып чыгарга тиеш. Ит — алсу, чиста булырга тиеш. Мөселманча чалудан да кешелеклерәк юл юк. Аллаһ ничек әмер иткән — иң шәфкатьле шушы юл. Пычак үткен булырга тиеш. Терлек үзен корбан итәчәкләрен күрмәскә тиеш. Ул пычакны да, башка корбанлыкларны да күрергә тиеш түгел.
Терлекнең өч аягын бәйлиләр, бер аягын буш калдыралар — шул аягы белән тибенсен, йөрәк эшләсен, кан тулысынча чыгып бетсен өчен шулай кирәк.
Бәхәсләшергәме, әллә дәшми калыргамы?
— Мөселман кешесе мондый очракларда үзен ничек тотарга тиеш — бәхәсләшергәме, әллә дәшми калыргамы? Бер яктан, мөселманнарны якламасаң — бу хыянәт кебек. Икенче яктан, һәркем дә дөрес итеп бәхәсләшә белми, Ислам буенча җитәрлек белемгә ия түгел. Өстәвенә, кайвакыт мөселманнар, ачуланып китеп, теләсә ни әйтеп бетерә, хәлне тагын да катлауландыра...
— Әйе, чыннан да, һәр бәхәс тә файдалы була алмый. Әмма, әгәр дә кешегә тыныч кына аңлатып бирү мөмкинлеге бар икән — нигә шулай эшләмәскә?
Мәсәлән, бәхәсләшүчегә тәкъдим итеп була: «Ит комбинатка барып карыйк, әйдә бергә барыйк», яисә: «Интернеттан ит комбинатын кара әле, видео карап ал». Сорый аласыз: «Сез ит ашыйсызмы? Ә күргәнең бармы, ничек итеп сезнең шундагы дуңгызларны, хайваннарны комбинатларда чалганнарын?» Мин үзем, мәсәлән, күрдем. Балачакта, әлбәттә. Хәтерләсәм дә куркыныч. Исерек күрше дуңгыз чалды. Җиргә егып, кай җиренәдер пычак кадады. Хайван ычкынып чапты. Ул аны куып тотты, тагын кадады. Шул дуңгызны үтергәнче пычак белән туктаусыз чәнчеде. Бу — чалу түгел, бу — үтерү.
Ә мөселманнарда алай түгел. Хайван никадәр зур булмасын, аны куркытмас өчен ипләп янга яткыралар, аякларын бәйлиләр. Һәм үткен пычак белән бер ышкуда йокы артериясен кисәләр — кан ага да бетә.
— Димәк, бәхәсләшү кирәк?
— Бәхәс бәхәс өчен генә булырга тиеш түгел. Әмма әгәр кеше тыныч кына, дәлилләр белән аңлата ала икән, нигә шулай эшләмәскә? Бу хакта аңлатып бирү кирәк. Корбан бәйрәме нәрсә ул, бу йола каян чыккан, Ибраһим (галәйһиссәләм) кем булган, аның улы Исмәгыйль белән нәрсә булган, пычакның кисми башлавы, сарыкның пәйда булуы — боларны, әлбәттә, сөйләргә кирәк. Әмма бәхәс бәхәс өчен генә булса — бу тыелган гамәл.
Бу инде бәхәс түгел, бу — белемне җиткерү. Иң мөһиме — ачу белән түгел, ихтирам белән, ихлас күңелдән сөйләшү булсын. Менә шул вакытта ул чын дәгъват була.
Коръәндә әйтелә: христианнар белән дә, яһүдиләр белән дә, башка дин әһелләре белән дә бәхәсләшергә ярамый. Аларның динен мыскыл итәргә, аларның Аллаһ сурәтләрен, изгеләрен кимсетергә ярамый, бу — мөселманга тыела. Бу — һич тә ярый торган эш түгел.
Әгәр кеше Корбан бәйрәме тарихын сөйләсә — ярый. Ә инде кеше күңеленә юл — "тел ачкычы" тапса — сөйләсен. Әмма, әйтик, мөселман кешесе буталып сөйли икән, тулысынча аңлата алмый, дәлил китерә белми икән — иң яхшысы: "Гафу ит, әйдә соңрак сөйләшербез, мин сине ашка чакырам" — дип әйтсен. Әгәр аңлатып булмый икән — анда сабырлык күрсәтү хәерлерәк. Сабыр төбе — сары алтын бит.
Белемең булмаса, бәхәс башларга ярамый
— Димәк, аңлатып сөйләшерлек белем юк икән — башламау хәерлерәк?
— Әйе, белемсез башланган бәхәс начар нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ачу белән сөйләшкәндә, кешеләр дөрес булмаган сүзләр әйтеп, вакыйганы тагын да катлауландырырга мөмкиннәр.
Дин турында бәхәс — ул тирән белем булганда гына рөхсәт ителә. Шуңа күрә, гыйлемең җитәрлек булмаса, мондый бәхәсләр барган урыннардан ерак торырга кирәк.
Дин — ул нур, пакьлек, хөрмәт. Ул — кычкырыш, бәхәсләшү түгел.
Корбанны онлайн рәвештә тапшырырга ярыймы?
— Бүгенге көндә күп кеше Корбан бәйрәме өчен онлайн хезмәтләрдән файдалана. Акча түлисең дә, үзең күрмисең, катнашмыйсың. Бу ни дәрәҗәдә дөрес?
— Әгәр корбан чалуны башка кешегә онлайн рәвештә тапшырасың икән — ул кеше мөселман булырга тиеш. Бу — мәҗбүри шарт. Әгәр син чалуны Аллаһ исеме белән башкара торган мөселман кеше башкаруына ышанасың икән — бу очракта рөхсәт ителә. Иң мөһим шарт — хайван Аллаһ исеме әйтелеп чалынырга тиеш. Бу шарт үтәлмәсә — ярамый.
Мин үзем Швециядә яшим — анда тере сарык сатып алу бөтенләй мөмкин түгел, бу тыелган. Хәтта Мәккәдә һәм Мәдинәдә дә. Хаҗ вакытында элек чалалар иде, хәзер барысы да онлайн система аша башкарыла. Бу — гадәти күренешкә әйләнде.
Кеше акча күчерә — махсус хезмәт корбанны чала, йә туганнары сатып ала, чала һәм итне тарата. Бу кабул ителә торган ысул. Әмма иң мөһиме — сарыкны чалучы кеше мөселман булырга тиеш һәм Аллаһ исеме әйтеп чалырга.
Корбан бәйрәме көнне корбан чалучы беренче нәрсә ашарга тиеш?
— Әгәр кеше Корбан чалырга ниятли икән, ул көнне корбан итенә кадәр ашамыйча тору хәерлеме?
— Әйе, хәерлерәк. Әгәр кеше Корбан чалырга җыена икән, ул көнне бернәрсә дә ашамыйча торуы яхшырак — корбан итен тәмләп карау белән ризык кабул итүне башлау хәерлерәк. Ул Аллаһ ризалыгы өчен сарык чала, шул итне көтеп тора, өйгә алып кайта. Хатыны итне юа, чистарта, турап, мәсәлән, шулпа пешерә, яисә башка ризык әзерли. Бу вакытка инде кеше ач була, һәм ул рәхәтләнеп ашый — ашаганнан да, үзе башкарган гамәлдән дә, мәгънәсен аңлап, күбрәк рәхәтлек таба.
Әлбәттә, әгәр кеше белмичә, яисә ялгыш кына иртән ашап куйган булса — бу куркыныч түгел. Ләкин ашамыйча түзеп, иң беренче ашаган ризыгы корбан ите булса — бу сөннәткә туры килә.
Корбан чалырга җыенган кеше өчен — әгәр мөмкинлек булса — шул көнне корбан ите ашаганчы бернәрсә дә ашамыйча тору хәерле.
Бу хакта сәхабә Бурайда болай дигән:
«Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Ураза бәйрәме (Разговение) намазына чыгып киткәнче ашый иде,ә Курбан бәйрәме намазына чыкканчы ашамый, кайтып кына ашый иде».
(ат-Тирмизи 542, Ибн Мәҗәһ 1756)
Бу хәдиснең дөреслеген имам Ибн Хүзәймә, имам ән-Нәвәрий, шәех әл-Әлбани һәм шәех Ибн Баз раслаганнар.
— Үз исемеңнән Корбан чалуны башкаларга тапшырсаң ярыймы?
— Бу мәсьәләдә фикер каршылыгы юк: корбан чалу икенче кешегә тапшырылырга мөмкин. Ләкин монда төп шарт бар — сарыкны чалучы кеше мөселман булырга тиеш. Бу хакта Ибн Габбас болай дигән:
«Синең урыныңа корбанны мөселман булмаган кеше чалырга тиеш түгел!»
(аль-Бәйһәкый, 9/284).
Башка дин вәкилләре корбан чалуда катнаша аламы?
— Бүген катнаш никахлар күп. Башка дин вәкилләре корбан чалу йоласында катнаша ала аламы?
— Чалуны бары тик мөселман гына башкара ала. Аллаһка безнең сарыклар кирәк түгел — кирәк булган нәрсә ул яхшы ният һәм ихласлык. Иң мөһиме — Аллаһ исеме белән, үткен пычак белән бер хәрәкәт белән йокы артериясен кисү һәм хайванны газапламау. Моның барысын да мөселман кеше генә эшли ала.
Әмма әгәр янында христиан, яисә башка дин вәкиле тора икән, һәм ул бары тик сарыкны тотып тора, ярдәм итә икән — моның бер зыяны да юк, бу хәрәм түгел. Йола бозылмый.
Иң мөһиме — ният. Корбан — ул гади ит түгел, ул гыйбадәт. Кеше үзе аңлап чала, һәм башкалар да моның корбан икәнен белергә тиеш. Әгәр шул вакытта янында мөселман булмаган кешеләр булса, һәм алар бу гамәлне күреп, исламга якыная, мөселманнарны яхшырак аңлый, хөрмәт итә башлый икән — бу савап. Киресенчә, бу — бик яхшы.
Корбан бәйрәмендә еш очрый торган хаталар
— Кешеләр Курбан бәйрәмендә иң еш нинди хаталар ясый?
— Бер мөһим нәрсә бар, аны күпләр белми. Кем корбан чалырга ниятли, Зөлхиҗҗә ае башланганнан алып, хайван чалынганчыга кадәр тырнак һәм чәч кистерергә тиеш түгел. Бу эшне һич кенә дә эшләргә ярамый.
Бу шартны үтәү — сөннәт, аны мөмкин кадәр үтәү хәерле.
Әгәр кеше моны белмәгән, яисә ялгыш кына тырнак кискән булса — корбан барыбер кабул ителә, гыйбадәт булып санала. Ләкин уңышлырак үтәлсен өчен, чәчкә һәм тырнакка тимичә тору яхшырак. Бу сөннәттән, күпләр моңа игътибар бирми, ләкин моны белеп тору кирәкле.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев