Предыдущая публикация
Көтә тора кайтып килегез
Алар сездән берни сорамаслар,
Тик үзегез кирәк, белегез.
Хәлегезне генә сорарлар да,
Изге теләк кенә теләрләр
Бераз ярдәм, диеп җыеп куйган
Акчалардан өлеш бүләрләр.
Хәлләреннән, чирләп торулардан
Зарланмаслар, әйтеп тормаслар
Бәлеш салып сезне сыйларлар да,
Үткәннәрне сөйләп тынмаслар.
Вакыт үтәр, килер бик кайтасы,
Көтүчеләр булмас тик безне
Исән чакта әти белән әни,
Онытмагыз туган нигезне.
Мирһади Разов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев