йокы качты, аптырап телевизорны ачып карадым . Башкортстаннан
" Баек " дигән бию конкурсы барамы ? Жюри
Әгъзалары утыралар, бик таләпчәннәр, профессиональләр. Минемчә бу конкурс бик күптәннән бара, бер вакыт үземдә дэ катнашу теләге туган иде, хәзер шуны уйлап
куйдым, ярый эле ул теләгемне тиз генә сүндерүчеләр табылды, аларга зур рәхмәт, юк исә гомергэ. биемәслек итеп кайтарырлар иде, ә болай әлдә биештереп алам, чөнки биергә бик ярата идем яшь чакта. Сабантуй ларда гел бүләкләр алып кайта идем. Ничек алай ?- дисэгез мин бит 15 яшьтән Чакмагышта
кулинария училищесендә укыганда, дом культурысына йөри идем, безне биергә бик
күренекле биеүче Рафак Гареев өйрәтә иде
( бик иртә китте , урыны оҗмахта булсын)
Бер көнне ул миңа: бу куллар биергә түгел, ә доярка булып эшләргә ярар иде диде. Мин шул сүзгә гарьләнеп биюне дә ташладым, җырны да ташладым , кулларым зур ямьсез, сабый чактан авыр эшлэр эшлэп үскәнгэдер инде. Үзем өчен шөгель таптым - каләм тотып шигырь язам, бер кем тартып алалмый каләмемне. Эткэй - энкэй эшлэгэн авыр эшлэрне эшләргә яратам, җир кызып
Бакчада чәчкә, яшелчә , агачлар утыртырга
яратам , бәйләм - мамык шәл , кофталар, оекбаш , биялиләр бәйләргә һәм башка ирләр эшләрен эшлэргә ә инде һөнәрем шул
булгач аш - су әзерләргә яратам. Әлбәттә - биергә яратам, иртән физзарядка урынына
бер селкенеп алгач җиңеләеп каласың.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1