К Ы Р К А З Л А Р Ы К А Й Т А
автор Наҗия Басырова
Кыр казлары тезелешеп
Кайтып килә илләргә.
Алар ничек түзә икән
Каршы искән җилләргә?
Кыр казлары, ник кайтасыз,
Җылы якта күлләр азмы?
Нәрсә тарта сезне монда--
Туган җирдә туган язмы?
" Кыйгак- кыйгак, сагындык",- дип,
Канат кагып сәләм бирә.
Чит җирләрдән кыр казыдай
Әйләнеп бер кайтмам, димә.
У м ы р з а я
Автор Нажия Басыйрова
Кар суларын ярып, яз башында,
Бу дөньяга ашыгып яралдың.
Яшәргә дә өлгермәгән идең,
Башың түбән иеп каралдың
Чүп үлән дә синнән озак яши
Җәен сине бер кем табалмый.
Бар да белә синең киткәнеңне,
Хәттә туй күлмәген салалмый.
Кешеләргә шатлык бирә торган,
Син беренче чәчкә бу җирдә.
Мәхәббәтем кебек кыска гөмерең
Озын булсын иде бу җырда