автор Наҗия Басыйрова
Поэма
(Батырныӊ туган көне уңаеннан һәм
Бөек Ватан сугышында
җиӊүнеӊ 79еллыгы уӊаеннан)
Гомерем минем моӊлы бер җыр иде,
үлемем дə яӊгырар җыр булып.
(Муса Җəлил)
Һəйкəл тора биек тау башында
Канат җилпеп очар бөркеттəй.
Ə мин торам тауныӊ итəгендə –
Хəтерем үткəннəрне бөртекли.
Бала чакта мин ант иткəн идем
Сиӊа атап бер җыр язарга,
Кулларыма үткен кылыч алып,
Фашист күкрəгенə кадарга.
Шул антыма тугры калам менə –
Җырым ишетеп рухыӊ шатлансын.
Бу ядкарем моӊлы бер җыр булып,
Ак канатлы атка атлансын.
* * *
Ничə еллар əйтер сүзем
Кəефемне тора кырып,
Идел-Урал легионын
Төнлə төшлəремдə күреп.
Син үткəн сукмаклардан
Кайтасым ла килə йөреп.
Барсам, Волхов урманнарын
Чыгар идем узып-гизеп,
Ак каенга серлəремне
Сөйлəр идем тезеп-тезеп.
* * *
“Бəхет”кə санап көрəшне
Сугыш мəйданына чыктыӊ,
Бөек Ватан сугышында
Корычлардан нык чыныктыӊ.
Волхов фронтында кат-кат
Яраланып җиргə яттыӊ,
Шул яралы көеӊə дə
Дошманнарга төзəп аттыӊ.
Соӊгы чиктə аӊ югалттыӊ.
* * *
“Ул чагында кая барыйм,
Чигенергə юк бер чара.
Барсын язып куяр идем,
Кул астында юк шул кара.
Бигрəк каты сызлый яра.
Менə шундый авыр хəлдə
Мин элəктем əсирлеккə,
Ничек түзде йөрəккəем,
Ярылмыйча бу хурлыкка.
Сатылганнар сатылдылар
Тиененə, икмəгенə.
Ə мин газиз башкаемны
Салдым фашист кисмəгенə”.
* * *
Җиде йөз дə туксан бер көн.
Шагыйрь өчен төннəр кыска.
Шул кара төннəрдə язган
Шигырьлəреӊ ай-яй оста.
Җан өздергеч шул җырларны
Ике дəфтəр итеп җыйдыӊ,
Моабитныӊ төрмəсендə
Йөздəн артык шигырь тугач,
Дусларыӊа əйтеп куйдыӊ:
“Син, дускаем Тиммерманс,
Миллəттəшем Терегулов,
Дəфтəрлəрне тапшырыгыз (Əминəгə, я Чулпанга)
Калалсагыз исəн килеш.
* * *
Шагыйрь дигəн бөек исемеӊ
Калəм тоткач ук бирелгəн.
Төрмəдə язган җырларыӊ
Канлы күлмəккə төрелгəн.
Дөнья гизеп йөри торгач,
Кайтты дəфтəрлəреӊ илгə.
Бар дөньяны яӊгыратып,
Үлемеӊ дə бер җыр булып
Ачыкланып керде телгə.
* * *
Белдек, өч йөз сиксəн көнеӊ
Бигрəк газапланып үткəн.
Көткəн минут – хөкем көне –
Ахрысында килеп җиткəн.
Көтүлəре авыр булган,
Сабыр канатларыӊ сынган.
Монсы инде соӊгы җыр дип,
Язып куеп көндə шулай.
Таӊ алдыннан əҗəл көткəн.
44неӊ август ае. 12 сəгать 06 минут.
Шул арада балта тотып,
Палачы да килеп җиткəн.
* * *
Балтасын күтəреп чапты,
Їзелде муен.
Їзелгəн баш һаман əле
Уйлый кебек уен.
Əйтəсе сүзен əйтəлми
Йомды ул күзен,
Очты җаны зəӊгəр күклəргə
Эзлəп йолдызын.
Чит иллəрдə туфрак булып
Калды шагыйрь тəне,
Беткəн кебек булды шулчак
Бар дөнья яме.
Гомер бетте, əмма калды
Мəӊгелек даны.
Күӊеллəрне билəп алды
Җыр-шигырь тəме.
Кызыл чишмə юлын ярды
Туган илгə табан.
Мəӊгелек җыр челтерəп ага
Җəлилчə һаман.
* * *
Мəӊгелек җыр булып синеӊ үлемеӊ
Яӊгырады йөрəк түремдə.
Мин бəхетле, тагын бер җыр язам
Синеӊ данлы үлемеӊ турында.
* * *
Кара канга манчып балтасын,
Байрак төсле кызыл сөлгесен,
Фашизмнан көлеп, Коръəн үбеп,
Үлем каршылаучы өлге син.
Туган илгə биргəн антыӊ өчен
Гомереӊне биреп түлəдеӊ.
Нəрсə ул тəн, үлмəс даныӊ белəн
Мəӊгелеккə таба үрлəдеӊ.
Туган илем, туган җирем диеп,
Ил язмышын куеп элгəре,
Дөнья буйлап сəяхəткə чыгып
Китте синеӊ изге телмəреӊ.
Җырчы кошлар туктап торганда да,
Син бит, батыр, тынып тормадыӊ.
Гомер буе уйлар уйладыӊ да,
Гомер буе җырлар җырладыӊ,
Төрмəдə дə җырлап туймадыӊ,
Калəмеӊне кулдан куймадыӊ,
Миллəтеӊне ныклап зурладыӊ.
Халык хəтерендə үлмəдеӊ.
* * *
Кансыз палач башыӊ чабып өзгəч,
Тирен сөртеп торды таптанып.
Ə җанкаеӊ тəнкəйлəрен ташлап,
Китə алмый торды уфтанып.
Əмма озак карап тора алмады –
Күккə очты якты нур булып.
Гəүдəӊ белəн өзелгəн баш җирдə
Аунап ятып калды хур булып.
Кисəк кенə тəнəӊ ятып калган
Җирнеӊ өсте төште убылып,
Һəм шул җирдəн чишмə бəреп чыкты,
Кан чишмəсе кебек ургылып.
Кара җирне ярып кызыл чишмə
Агып китте туган ягына.
Җаныӊ гына түгел, хəтта каныӊ
Туган-үскəн илен сагына, -
Изге чишмə ургып агыла.
* * *
Күпме еллар инде Европадан
Кызыл чишмə ага җай гына.
Көчле бер җыр булып кан чишмəсе ага
Моӊа шаһит – кояш-ай гына.
* * *
Яугир каны сеӊгəн кызыл байрак
Рейхстагка күптəн эленде.
Җиӊү көне тарих битлəренə
Алтын төслəр белəн язылды.
Дөресрəге, синеӊ данлы үлемеӊ
Фашизмга протест белдерде,
Сугыш гимны- бөек батыр җыры-
Рейхстагка баерак элдерде,
Фашизмны җирдән сөрдерде
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 27