Бу вакытлар биткә матур итеп
Рәсем язган аклы-каралы
Үткәннәрдән искән заман җиле
Юлын салган озын, аралы.
Фотосүрәт гади генә үзе
Күпме тату тормыш чагылган
Бер карасаң кичә генә төсле,
Күпме еллар инде агылган.
Көчкә сыйган, хатирәләр тулы
Төенчеген чишеп арыдым
Бу рәсемдә күпләр арасыннан
Әтиемне күреп таныдым.
Комбайнчы ярдәмчесе булып
Минем әти салган көчләрен
Искә алып торыйк, җуелмасын
Батырларның калган төсләрен.
Күрәсез бит, һич бизәгән сымак
Як-якларын еллар саргайткан
Иске рәсемдәге кешеләрнең
Гомерләрен вакыт тарайткан.
Бу мөлаем йөзле ата-баба
Сөйли сымак безгә күбесен
Беркайчан да югалтырга түгел
Истәлекнең чиста көзгесен!
15.04.2021
Фәнүз Батталов.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев