Гөлсимә Зинәттулина
2 бүлек
Менә тагын сабые яныннан китәргә кирәк.Нишлисең соң, тормыш –
көрәш,” алма пеш, авызга төш” ,дип кенә ятып булмый! Язмыш сынауларын
җиңә - җиңә алга атлау, белем тауларына үрмәләү шул үзе тормышның бер асылы бит инде!
Август аеның чәчәкле - җимешле матур бер көнендә яшь хатын юл сумкасына иң кирәк - яракларын гына тутырып, шул билгеләнгән районга тәүге хезмәт юлын башларга юлга кузгалды.Үзәкләре өзелсә дә, китәргә тиеш иде ул! Алда иксез - чиксез юллар...Яшь белгечне анда уңышлармы, уңышсызлыклармы көтә, билгесез... Хатын автобус тәрәзәсе янына ук килеп утырды да, юл буенда үзен моңсуланып озатып калган ак күлмәкле каен кызларына карый – карый, чакырым баганаларын саный - саный елап озатып калган нәни улын, инде олыгаюга юл алган әнисен уйлап барды да барды...
Менә иске автобус авыр уфылдый - уфылдый Нәсимә тәгаенләнгән районга да килеп туктады . Яшь хатын эчтән генә бисмилласын әйтеп “Юкәле” дигән авылның туфрагына аяк басты...
Тәгәрмәчле сумкасын тәгәрәтә - тәгәрәтә, кешеләрдән сорашып бара торгач, хатын районның мәгәриф бүлеген дә тапты! Нәсимә юкка курыккан икән. Монда аны көтеп кенә торганнар диярсең, бар да тәртиптә! Бер зур гына урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучы булып китте ул.
Коллектив әйбәт, үзен укытучылар да, балалар да бик яратты.
Әмма ул монда сүзләрен үлчәп кенә сөйләште, беркемгә дә артык ачылып китмәде. Яши – яши хезмәттәшләре тарафыннан аңа ”сер йомгагы” дигән кушамат тагылды. Йөрәге таш булып каткан күрәсең, ул монда бер-кемгә дә “серен” чишмәде, хәтта баласы барлыгын да тишмәде. Бәлкем бу авылда озак та эшләмәм, тәүге чирканчыкны алсам,эш рәтенә төшенсәм, үзебезнең яккарак кайтып китәрмен әле, дип уйлады хатын. Әмма фаразлары белән ялгышты яшь хатын, аның шушы тукталышы гомерлек булмаса да, дистә еллардан ашачак иде әле.
Аны ялгыз гына яшәгән бер әбигә фатирга кереттеләр.Тыныч кына эшләп китте кебек. Шулай әби белән бер - берсенә матур гына өйрәнешеп килгәндә әбигә сеңлесенең улы бик еш килеп йөри башлады.Кызның төрлечә күңелен күрергә, матур сүзләр әйтергә тырышты егет. Алдырыр көн яздырыр, дигәннәре дөрестер ахры? “Күктәге торна” тотырмады инде, “кулдагы чыпчыкны” булса да ычкындырмаска кирәк! - дип уйлады Нәсимә. Минем поезд китте инде, миңа нинди “поездга” утырсам да барыбер дип, кыз икенче тапкыр хата җибәрде. Йөри торгач шушы тасма телле егеткә тормышка чыгарга ризалык бирде... Әйе, ”бер ялгышсаң гел ялгышасың” диләр...
Өч ел үтте. Таһир бик тиз суынды Нәсимәдән.Чөнки Нәсимә бу гаиләгә җылы өрмәде, җылылыгы белән төрмәде...Тормыш үз җае белән ага торды... Нишләптер гаиләләрен бәйләп торырлык балалары да булмады.Балалары булса әйбәтләп бер - берсенә өйрәнеп тә китәрләр иде. Менә шулай, ”Чуртан белән аккош” кебек яши торгач, аларның гаилә кояшлары язларында ук баю тарафына юнәлде... Яши - яши Таһирның бер хатын белән чуала башлавын ишеттерделәр Нәсимәгә. Инде иренә өйрәнә башлаганда гына шундый хәбәр. Күп тә тормады, теге хатынны кыз “бала тапкан имеш” диделәр...
Бер ел үтте,Таһир ни Нәсимәне ташлап чыгып китмәде, ни теге хатын белән арасын өзмәде. Нәсимә иренә ялынып та карады: -“Мин укытучы кеше, минем абруемны төшерәсең. Шушы хәлдән соң мин ничек итеп кеше балаларына белем, тәрбия бирим?” - дип. Ире аңа усал итеп карады да: - “Мин бала тапмаган “түлсез” хатын белән болай да дүрт ел буе яшәдем, рәхмәт әйт, ташлармын да чыгып китәрмен!” - диде. И, Ходаем! Ир кешенең күңел күзе шулкадәр сукыр булыр икән? Ничәмә - ничә тапкыр туган ягыма иремнән башка кайтам да киләм, кайтам да киләм, хатын - кыз булса күптән нәрсәдер тоемлар иде! - дип уйлады Нәсимә ханым әрнеп. Һәм
чыдамады: ” Минме бала тапмый торган “түлсез” хатын? –Аерылганда булса да шуны бел, җаныкаем, ачык авызкаем. Минем авылда улым бар, аңа тиздән җиде яшь тула инде!” - дип Таһирны телсез - өнсез итте...Әйе, хатын - кыз сер йомгагы инде бер уйласаң. Бу сүз Таһир өчен үтә көтелмәгән “ һөҗүм!” булды. Димәк, Таһирның хатыны түлсез түгел, Таһир үзе түлсез булып чыга түгелме? Ә теге хатын баласын аңа тага гына булып чыга ләбаса? –Кичер, җаным, китмә, мин сине генә яратам бит! - дип Таһир тезләнеп ялынса да, эш узган, әйтеләсе сүзләр әйтелгән, үткәннәргә нокта куелган иде инде...
Тавыш - гауга тынгач, үзенә эшеннән квартира алгач, Нәсимә ханым авылдан әнисе белән улын алып килде. Авылдагыларны да, укытучыларны да шаккатырып, ”бала тапмый торган түлсез” Нәсимәнең улы Марсель быел шушы “Юкәле” авылында беренчегә укырга төште! Ә үзе Нәсимә Таһирдан аерылгач, мин Рәмистән түбән булырга тиеш түгел дип, читтән торып югары уку йортына укырга керде.
Менә биш ел гомер күз ачып күз йомганчы үтеп тә китте.Улы бишенчене бетергәндә, Нәсимә дә институтны тәмамлады! Чәмле хатын Нәсимә, мин кемнән ким? -диеп, үткән елларына борылып карый – карый, сабакларны
җыя - җыя, тормыш баскычларыннан өскә күтәрелә бара. Аңа бу вакытта нәкъ утыз яшь тулды.
Әнисе янында булганда җиңел, тик әнисе китү белән элекке ире килеп җәфалый, ни теге хатыны белән яши алмый, ни Нәсимәгә тынгылык бирми. Аптырагач Нәсимә үзенең туган ягына җибәрүләрен сорап мәгариф бүлегенә барды. Аның соравын канәгатьләндерү йөзеннән бер авылның мәктәбенә директор итеп җибәрделәр.
Менә тагын күченү. Тагын кайдадыр, кемнәр беләндер танышырга, җайлашырга кирәк. Әмма хатын үзенең туган якларындагы шушы мәтәпкә ашкынып, дәртләнеп килде, алай гына да түгел, аны монда ниндидер күзгә күренмәс бер серле көч чакырып кайтарды кебек...Район үзәгенә дә якын, димәк әнисе һәм туганнары янына кайтып йөрергә дә җиңел булачак, улыма да туганнарым кырында әйбәт булачак дип уйлады хатын. Инде Марселенә дә уналты яшь тулып китте. Нәсимәнең бердән- бере бит ул! Ахры артык иркәләп тә җибәрде шикелле улын, урамнан кайтып керми. Кулдан ычкынып куймасын, дип куркып та куя ул. Ир – ат кулы кирәк шул ир баланы үстергәндә. Коллективны әйбәт диделәр, үзе дә кеше белән уртак тел таба белә Нәсимә. – Эшләрбез әле, эшләмәгән кешемени без? - диеп, киләчәккә ышанычлы карады хатын. Әле аның тормышының яшел май айлары үтсә дә, чәчәкле җәйләренә аяк басып кына ята әле ул. Әйе шул, ул әле утыз биштә генә бит. Әле аның чәмләнеп эшләр чагы, алай гына да түгел, тормышка чыгып, бәбиләр тудырыр вакыты гына әле аның!
Инде үз районына кайтып эшли башлавына да бер ел үтеп киткән икән. Бүген Нәсимәнең үз фатиры да, югары белеме, абруйлы эше дә бар. Чәмле булды Нәсимә, авыр булса да хыялына өлгәште бит! Әйе,үткәненә борылып караса, шәхси тормышы китек булып кала бирә. Беренче мәхәббәтем диеп, Рәмис абыйсына ымсынып, шушы тылсымлы исемне эчтән кабатлап үтеп бара түгелме аның яшьлеге?
Әллә нинди, берәүне генә ярата торган кеше булды инде Нәсимә. Яшьлек елларында баш калкыткан хисләренә һаман баш була алмый. Язлар җитте исә күңелендә һаман шул бер исем...Нинди мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс хис булды соң ул? Гомеремнең ахырына кадәр бу хис мине озатып барыр микәнни? -дип,үткәннәрен һәм бүгенгесен үлчәүгә еш сала Нәсимә. Менә әле бүген дә, юлчы иптәш кебек, чабуына баса - баса, шушы уйлары аның белән бергә атлыйлар...Шушы уйлар белән мәгариф бүлегенә килеп
җиткәнен сизмәде дә Нәсимә. Алай гына да түгел әле, юкка гына “дөнья кысык”дип әйтмиләр шул. Нәкъ тә әкияттәге кебек ул бүген бер могҗизага очырады әле, менә очрашу дисәң дә очрашу инде бу! Мәгариф бүлегенең ишегеннән кереп барганда Рәмис абыйсы белән чакка маңгайга – маңгай бәрелешмәделәр. Инде Рәмис абыйсын күрмәгәнгә дә нәкъ унсигез ел булып киткән икән! Үзгәргән, калынайган, хәтта чигәләрендә ак чәчләр дә күренештерә башлаган...Ә күзләре, күзләре үзгәрмәгән, һаман яратып карыйлар... – Нәсимә Саумы ? Бу синме бәгърем? Мин сине шушы еллар эчендә сагынып, матур күрешүләр көтеп яшәдем, – диде Рәмис абыйсы пышылдап. Хатынның хәл - әхвәлен сорашты ир, хатын да аның гаилә хәлен сорашмый түзә алмады.Ул аңа чит түгел лә, бердәнбер улының әтисе лә ул! Ә Рәмиснең дә гаилә хәлләре мактанырлык түгел икән. Күптән инде хатыны белән аерылышкан!.
- Яшерен - батырын түгел инде, Нәсимә,үземнең тормыш корабым комга утырган саен мин сине искә төшердем, сине сагындым. Синең белән булсак икенче төрле, үзебезчә матур итеп яшәр идек, дип күп уйладым, күп үкендем мин, дип сөйләде дә сөйләде ир. Әйе, мин сине оныта алмадым, шул еллар эчендә хатын белән ике арада син тордың бит, Нәсимә, - диде ул уфтанып. –
Гафу ит, син ул вакытта мәктәп баласы гына идең бит. Ә хәзер бөтенләй матурлангансың, кызарып – тулышып пешкән сутлы алмага охшап калгансың. Ялгышканымны соңап аңладым, әмма инде синең башкадан балаң бар иде бит, - диде ир...(Их, Рәмис, ялгышасың, синең улың бит ул,дип бик әйтәсе килсә дә, үзен - үзе чакка тотып калды хатын). – Әле безгә кушылырга соң түгел, бар да югалмагандыр? Әгәр күңелеңдә миңа карата хисләрең бөтендәй үк сүнмәгән булса кабаттан яндырып җибәрик без ул учакны Нәсимә! Чын әгәр, язмышларыбызны бергә кушсак улыңны да үз улым кебек карармын, укытырмын, үзеңне үч төбемдә генә йөртермен, мин инде элекке яшь - җилкенчәк Рәмис түгел, сүземне җилгә сипмәм, җаным, ышан сүземә, дип хатынның күзләренә текәлде. Әйе, аның бүген әйткән сүләре хак иде.Әмма Нәсимә бер сүз дә әйтмәде. Чөнки ул инде хисләрен яшерергә, үзен - үзе кулга тотарга өйрәнгән, тормыш сабакларын кирәгеннән артык җыйган, өреп кабарга өйрәнгән хатын – кызларның берсе иде! Әйе, Нәсимәнең эче тулы ялкын булса да ,шушы каршында торган кеше аның гомерлек мәхәббәте булса да, алай гынамы, бердәнбер улының әтисе булса да, әле бер күрүдә кәртләрен ачып салырга ашыкмады...Чөнки белә, яшьлектәге поезд күптән киткән инде. Ә монысы бик тиз китмәячәк!
–Рәмис абый, миңа уйларга кирәк, җавапны соңырак бирермен яме, - диде хатын матур күзләре белән елмаеп. Рәмискә шушы елмаю үзе үк әллә ниләр вәгъдә иткән кебек иде шушы минутларда. Тагын очрашулар көтеп Рәмис белән Нәсимә аерылыштылар. Тик бу аерылышу үткән аерылышулар кебек түге иде инде...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев