Предыдущая публикация
Үскәч нигә бүленә төрлегә.
Берәүеннән изгелек ташып тора,
Кайберсенең эче кер генә.
Изге күңеллесе туган өчен,
Яши, җанын, тәнен кызганмый.
Мәкерлесе туган хакын белми,
Алар авырып китсә сызланмый.
Әни өчен иң авыры шулдыр,
Ул тудырган җиргә аларны.
Бер-берегез өчен яшәгез дип,
Өйрәтә бит Әни баланы.
Әллә заманасы шундый килде,
Туганыннан туганы бизә.
Әниләргә генә бигрәк авыр,
Алар тоя, күңеле сизә.
Ана өчен барлык баласы да,
Үзенеке, бар да бертигез.
Әниләрне,туганнарны хаклап,
Яшик әле, бергә-бергә без.
Мухаммади абый
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев