ШӘГЪБАН АЕНДА НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘРГӘ❓
Фазыйләтле шәгъбан ае дәвам итә, аны мөмкин кадәр файдалы уздырырга тырышырга кирәк. Бу ай – Рамазанга яхшылап әзерләнү өчен менә дигән форсат!

УРАЗА ТОТАРГА: шәгъбан аенда өстәмә уразалар тоту бик тә саваплы булып тора.

МӘХӘЛЛӘГӘ ФАЙДАЛЫ БУЛЫРГА: шәгъбан аенда үз мәхәлләбездә (авыл, район) ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарга азык-төлек алырга булышырга, мәчетебезне җыештырырга, ифтарлар үткәрелсә, аларга ярдәмче (волонтер) булып язылырга ашыгыйк.

Моннан тыш 2ннэн - 3нче февраль төнендә БӘРАӘТ КИЧӘСЕ БУЛАЧАК. Иртәгәсе төнне өстәмә намазлар укып, салаватлар әйтеп, Аллаһыны искә алып, Коръән укып уздыру дөрес булыр.
________________________________
Уразага әзерләнер өчен исә, түбәндәгеләрне алдан кайгыртырга кирәк:

Сәламәтлегебезне кайгыртырга: теш табибына барабыз; авырсак, ураза хакында табиб белән киңәшләшәбез һ.б.

Ураза кагыйдәләрен искә төшерергә: гаиләбез белән махсус китаплар/мәкаләләр укыйбыз, бигрәк тә уразаны боза торган хәлләргә игътибарлы булабыз.

Шул рәвешле үк Коръән уку, нәфел намазлар, дини китаплар укуны, мәчетләргә тәравихларга йөрүне планлаштырабыз.
Нет комментариев