" Кем соң әле без шул хәтле? "
Кем соң әле без шул хәтле?
Кичерә дә белмәскә.
Кеше ялгышларын эзләп,
Хатабызны күрмәскә?!
Кем соң әле без шул хәтле?
Гафу сорый алмаска.
Кайсыбыз ант итә ала?
Чокырларга басмаска.
Кем соң әле без шул хәтле?
Башкага үч сакларга.
Кайсыбыз язмыштан узып,
Юлын төзер атларга?!
Кем соң әле без шул хәтле?
Исәнләшми үтәрлек.
Кайсыбыз гомерен языр?
Мәңгелеккә җитәрлек...
Кем соң әле без шул хәтле?
Башкаларны сөйләрлек.
Баштан - аяк үзебезне,
Йота алмый чәйнәрлек ...
Кем соң әле без шул хәтле?
Башкалардан көләрлек.
Әйтерсең лә үзебезнең,
Юк җиребез көләрлек ...
Кем соң әле без шул хәтле?
Уфтанырга язмышка.
Кайсыбыз үзе килде соң?
Шушы сихри тормышка ...
Автор :