﷽
🌙🌿🌙🌿🌙🌿🌙🌿🌙
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-
Рахиим.
🕌🌹"Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил-гәәләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн."🕌🌹
Йә, Раббым!
Авыруларыбызга шифа, мохтаҗлыкта булучыларга хәерле ризыклар, адашканнарга туры юл, әҗәттә булучыларга ярдәм бир.
Бәлагә төшкәннәргә чыгу юлларын күрсәт.
Йә, Раббым!
Бала-оныкларыбызга, киләчәк буыннарыбызга тәүфыйк, һидаять бир.
Гыйлем һәм итагатьтә үсеп, аларга бездән хәерлерәк буын булырга яз.
Йә, Раббым!
Гаилә кормаганнарга хәерле хәләл җәфетләр, баласы булмаганнарга изге балалар бир.
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кы-йнәә гәзәәбә ннәәр.
Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит. Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.
🍃🌹🍃Әәмииин
Йя Раббиль Галәмиин!
✒ Бу доганы барлык танышларыгызга Аллаһ ризалыгы өчен таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез с. г. в. әйткән: "Кем яхшы гамэл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". (Мөслим, 3509)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев