Предыдущая публикация
Йөрәгеңә өймә таш итеп
Беркем күрмәгәндә елап ал да
Елмай барысына үч итеп.
Йөрәгеңне сакла! Йөрәк бит ул
Яратырга туган бу җиргә
Авыр итеп, аны интектереп
Нигә әле ташлар өяргә.
Сөю орлыклары чәч Син аңа
Чәчкәләргә күм син һәр кылын
Нурлар чәчеп торсын тирә-якка
Һәр таҗыннан сөю-наз тамсын!
Үткәрә бел барлык үпкәләрне
Ачу саклап йөзең карайтма
Йөрәгеңнең һәрбер кылын сакла
Авыр уйлар белән картайтма.
Сихри моңнар чыңлап торсын анда
Күңелеңне айкап-чайкасын!
Сөю-назлар белән тулы булсын!
Ә хисләрең, әйдә, дуласын.
Дуласыннар, әйдә, дуласыннар
Мәхәббәттән янсын йөрәгең
Бу дөньяда тик МӘХӘББӘТ кенә
Бәхетле итә кеше гомерен.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев