Беркирәкмәгән чүп җыеп, акча бетереп ята инде, дөресен әйткәндә. Ике капчык аяк киеме генә чыгарып куйдык келәткә кичәгенәк. Хатынның җыйган аяк киемнәре. Бирмәкче иде кызларга- алмадылар. Берничәсен генә урнаштыра алды, кещенең үзенеке дә дых бит хәзер. Җыеп яталар ди кешедән калган хлам! Шулай ук киемнәрен бирмәкче иде күпбалалы ярлы гаиләгә, безгә подачка кирәкми дип әйтеп чыгарганнар. Акча бирсәң алалар конешно, акча бир син аларга!
Келәт стенасы тулы да толыплар, телогрейкалар эленгән. Элек эштән спецовка итеп телогрейка бирәләр иде, бертапкыр да киелмәгән алар. Яшь чак иде бит, телогрейка кию отстой иде.
Посуда җыя аннары хатын. Чолан шкафлары тулы хәсиятләп төреп, тартмаларга тутырып куелган посуда. Кемгә кирәк инде алар?! Нигә шуның кадәр әйбер җыярга соң, алло, тормыш иптәшләребез?!!
Баеды халык, һаман җитми. Җитәр иде, бәяләр, налоглар, яшәү кыйммәтләнә бара-
байлар бугазы тыгыла алмый. Шартлаганчы тыгынырга кирәктер инде боярларга.
Өйдә дә мужикка ирек юк- хатын командовать итә, акча букчасын ыштан бөрмәсенә бөкләп тыккан, табарым таларым димә.
Но минем противоядие бар хатын чәпчи башласа. Ул Зоя исеме!
Шуны ишетүгә- хатын шыгаеп кала. Колаклар үрә баса, шыпырт кына карап тора башлый. Юк, юк, бертапкыр да чит мумыйны авыз иткәнем юк минем,
Зоя ул ихлас мәхәббәтен гомере буе йөрәгенең бер тын почмагында сүрелдерми саклап яшәүче гашыйк җан.
Колхоз аны кая авыр, шул участокка җибәрде, Зоя ул мчс-спасатель булды гел.
Ашханәдә дә, весовойда да, бухгалтериядә дә, молочный комбинат шәрмәкә ясый башлагач ферманың сөт блогында, лаборант булып та, бәрәңге бозыла башлагач бәрәңге складында да мөдир булып эшләде
кая гына хезмәт куймады икән??!
Менә шул кыз бөтен тирә-як авыл хатыннарын колакларына бастырырлык выкрутаслар эшли ала иде!
Элек бит колхоз кассасыннан ала идек зарплатны. Хезмәт хакы алырга чират торганда, Зоя кассир булса- шәхсән минем яныма чыгып, чиратсыз алып кереп, биреп җибәрә иде. Күз карашы, аннан сибелгән җылылык әле дә җылытып яши мине, бер тапкыр да кочагыма кермәсә дә. Җанының җылысын тоеп яшим.
Ашханәгә керсәм дә, Зоя шунда булса
эчкәре, үз бүлмәләренә ашарга алып керә. Двойной порция салып, кыстап ашата иде ул мине. Ул ясаган компотлар тәме әле дә тел очымда тора. Ул ялгызы, мин камытлы идем инде, бертапкыр да чикне узмадык без. Дөресрәге, чикне уздырмады, читтән генә яратып яшәде булса кирәк.
Әҗәтле булып калмадым,
урында чакта рәис белән сөйләшеп, выбивать итеп, иске шифер түбәсен современный черепица белән яптырдым. Өен сайдинг белән тышлаттым. Өе иске, түбәсеннән су үтә дип, колхоз программасына кертүгә ирештем. Өе гасырларга торырлык әле аның, ремонтлагач тагы да балкып китте. Алайса бер аңарда гына калып килә иде шифер түбә.
Кияүгә чыкмады. Санаторийга барган җирдән балага узып бер малай үстерде. Өйләндерде.
Шунысы кызык, малайның атасы исеме- минеке. Ә минем исем бик сирәк очрый, дөресрәге, коммунистик дәвернең ясалма, урыстатар исеме.
Картаеп киләбез инде, тик шулай да берберебезгә зур хөрмәт яши арада.
Ә яратуын хатынымны гына яратам мин!
Меңнәр арасыннан сайлап алган, теш сындырып яулап алган ярым! Алыштырмас идем беркемгә...
Шәүкәт.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев