Чыклы чәчәкләрне үбәм - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Дус-ишләрем хәл белешә - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Кулларын биреп күрешә - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Үз аягымда йөримен - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Изге теләкләр телимен - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Туганнар һәрчак янымда - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Мәхәббәт кайный җанымда - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Өзелеп сөяр ярым бар - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Мине яратканнары бар - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Җаным тулган җыр-моң белән - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Үз көнемне үзем күрәм - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Мине аңлар дусларым бар - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Атлар өчен юлларым бар - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Догаларым тел очымда - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Изгелекләр гел уемда - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Аллабирса яшим әле - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Яшен булып яшьним әле - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Күзем күрә, кулым исән - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Ходай миңа илһам биргән - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Көдрәтемә бага алам - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Рәхмәт Сиңа рәхмәт Аллам - АЛЛАГА ШӨКЕР!
Ирек Габдрахманов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев