Анда никах укуның шартларыннан берсе булган мәһәрнең минималь күләме биш мең сум итеп раслануы турында да әйтелә. Дини кануннар хакында сүз чыктымы, шәригать буенча яшәсәк-яшәмәсәк тә, бу өлкәндә белгеч булсак-булмасак та – һәммәбез «галим»гә әйләнә дә куя һәм кызу бәхәс китә. Мәһәрнең минималь күләмен билгеләү дә халыкта төрле фикерләр уятты.
Мәһәр – никахның шарты гына түгел, хатын-кызның хакы, мөлкәте һәм аны түләүнең мөһимлеген раслаучы дәлилләр Коръәни Кәримдә китерелә: «Никахы хәләл булган хатыннарга мәһәр мәҗбүридер. Мәһәр биргәннән соң, үзегез теләгәнчә (аның күләмен арттыру яки киметү турында) үзара ризалашып эш кылсагыз – монда гөнаһ юк», – диелә изге китапта.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1