Предыдущая публикация
Көз диюгә, калтыратып тәнне,
Чолгап ала төссез моңсулык.
Сентябрьгә кереп өлгермәдек –
Күңел әрни, җәйне юксынып.
Уйлар ялгыш көзгә таба китсә,
Сагыш баса җанны, мең телеп.
Мин язларда йөз кат тереләм дә
Көзләрдә мең үләмдер кебек.
Шул мизгелдә янә күрәм көзнең
Тоташ моңнан җанга саруын.
Көзгә кереп өлгермәдек, ә мин
Мең кат үлеп җәйне сагындым... https://idel.top/news/literatura-tt/men-kat-ulep-aine-sagyndym
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев