ХАКЫЙКАТЬ
(Нәсер)
Тормыш тәҗрибәсе...
Ни була икән соң ул...
Исе... төсе... тәме... ямье... яки ямьсезлеге...
Кайчак, үзебез дә сизмәстән ачыш ясагандай булабыз...
Төрле тәҗрибәләрдән нәтиҗәләр йомгаклыйбыз..
Ооо... нинди Бөек Галимнәрбез...?!
Ниөчендер, чак кына башыбызны борып карарга иренәбез, ә иренмәенә чын күңел күзебезне ачсак...
Ай, Аллам... Никадәр соңга калып килгәнбез бу дөньяга...
Бәлкем... Без соңламаганбыз, башкалар ашыгып- ашкынып килгәннәр...?
Бит, иртәме... соңмы... без килгәнбез- туганбыз...
Безнең дә яшәешкә хакыбыз булган күрәмсең...
Яшәвебезнең: беренче алган тыныбызда ук, дөньяга кычкырып елап дәшәбез...
Ни өчен...?
Аңламаем... чын мәгънәсендә ни өчен соң, тәүге сулышыбызда еларга...
Уч төбенә сыешьлы- бер йомарлам бала: шатлыгыннан көлми... киресенә, елый...
Сабыйның нәни генә очлайган бүрәнкә иреннәрен дәү итеп ачып үкереп елап җибәрүенә- шаланабыз, сөенәбез...
Буталуыммы... җиһан саташуымы...
Ник соң шул мәлдә уебызга килсә икән: нык авыр булдымы аңа, җәннәттәге җанын кубарылдырып җиһан дөньясындагы җиргә килтерү...
Җәннәтенең: нигамәтеннән, рәхәтеннән, хур кызлары, пигамбәрләрдән беразга китеп, фанилык чорына күчеп тору...
Бар бит төгәл әйтем: -Рәхәткә түзеп булмай...
Ә рәхәтлек кайда бар икән: җиһанның тугызынчы сәндәрәсе- хозурлыктамы...
Сур мүгезләре аша үтеп, дөньяга туып, үсеп, гомер сөреп, кабаттан сур мүгезе хөкеменнән: эшләгән изгелегеңнең савап- сөалләренә җавап тотып, сиңа инанып:
-Илче бул, яхшылык кыл!- дип, тапшырылган йөкләмәләреңне үтәп- үтеп бетерәлмәенчә дә, дөнья малына авызлыкланып, күктән бирелгән әманәтләребезне үтәмәенчә, кабаттан да:
җанның мизгелләр өчен газаплы тормышта кыл иләктән үтеп (акыл тирәлеген җуяр хәлаттә), үзлегеңнең мәңге чиксезлегең булган югары даирәңә менү...
- Тудың, котылдың, бурычыңны үтәдең, исән- сау бул, бәхетең- гомерең булсын балам- дигәнебездә, бәлкем күпләребез:
- Тәүфгың, әти- әниеңә миһербаның белән килгән бала бул- дияргә онытабыз...
Тәүфик- һидая бирегә бераз соңарак та калдык түгелме...
Ошбу изге әманәт- ниятләребезне үзебез беренче тыныбызны алганда ук, фикеребез аша ялварырга кирәкми иде микән...
Уйлар... уйлар...
Очы- кырые чиксез фикерләр...
Ни өчен соң без: -Әти- әнигә булган бурыч- йөкләмәләрдән акырынлап азат итәбез мәрҗән тауларыннан да кадерле ул- кызларыбызны...
Нәрсә отмакбыз кыланмышыбыз... ачы хакыйкатьебездә...
Үзләребездә булалмаган акылларыбызны... тәрбияви алым итеп кулланып, салкын карашлы ташкурчаклар үстерәлгәнбез икән, кайдан көтәек соң, иманлы- инсанлы нәзәкатьле гүзәллекне, мәрхәмәтне...
Инде һичничек юылмаслык үтләштереп үзләштергәнбез икән, киләчәгебезне ваемламаганыбызча;
хәзерендә бер нисбәтезбез: рәнҗемәек буыннарыбызга…?!
Тилмермәек аларны ялгышлыгыбызның лаексыз мәҗбүриләп сеңдергән хаталы тәгълимәтләрен- дәверләребезгә ябештерүебез белән...
Ни була икән соң ул- тормыш тәҗрибәсе...
Исе... төсе... тәме... ямье... һәм, ямьсезлеге...?
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 09.04.2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 20
Бик матур итеп яҙғанһың, төрлө — төрлө яҡтан әйләндереп сөрләндереп , тикшергән кеүек. РӘХМӘТ, Миләүшәкәй