Ныклы итеп , ышанычлы басып ,
Дөньялыкка Яңа ел килә .
Нинди уйлар , нинди хыял белән ,
Ул соң безгә ишек ачып керә ?
Хуш киләсең , әйдә , уз син түрдән
Ипи - тоздан менә , рәхим ит.
Изгелектән булсын теләкләрең
Тынычлык һәм муллык бүләк ит .
Эшләрең гел уңнан килеп торсын ,
Тискәрелек сиңа йокмасын.
Җир йөзенә туган һәрбер бала
Бишегендә тыныч йокласын.
Үссен алар туган йортларында
Ятимлекнең белми ачысын.
"Әти , әни , туган илем" !-диеп
Үз телендә теле ачылсын.
Тыныч булып тусын һәрбер иртә ,
Кояш безне үбеп уятсын.
Сугыш учаклары сүнсен җирдә
Безнең балаларны йотмасын.
Миһербанлы ит син бәндәләрне
Изгелектән булсын гел уйлар.
Уллы - улын , кызлы - кызын биреп
Гөрләп узып торсын шат туйлар.
Әй , Яңа ел , җиңел аяк белән
Кер син ачып елның ишеген.
Какмый , сукмый , афәт бирми генә
Тибрәтеп тор гомер бишеген.
Гүзәлия Исламова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев