Авыл урамыннан үткән чакта
Егерме биш-утыз ел элек,
Яшьлек бездән алда чаба иде,
Ул вакытта бездә яшь идек.
Урамнар да мондый түгел иде,
Тулган иде гармун моңына.
Ташлы юллар салынмаган иде,
Киткәннәрнең кайтыр юлына.
Елгалар да тирән кебек иде,
Басмасы да озын,тар гына.
Сандугачлар сайрап туя алмас,
Таллар баскан иде ярына.
Ак каенны урман шаулый иде,
Аргы якта куе чыршылык...
Яшьләр җырлап барган урамнарда,
Бездә җырлый идек кушылып...
Хәзер никтер алай кебек түгел,
Атлар чапмый тузан туздырып.
Кичке һава,урам сәкесендә
Картлары да тормый утырып.
Этләр өрми,кешеләр дә йөрми,
Бала-чага чапмый котырып
Без йөрегән төнге урамнарда,
Сагыш йөри урам тутырып...
Илдар Нуртдинов. 10.08.21.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев