Предыдущая публикация
Җәйлар үтеп, көзләр якынайган
Ә яшьлегем калган язларда,
Шул чакларда үскән сөю гөлен,
Әлдә син бар әле назларга!
Сереннәрдән чәчәк өзгән идем
Бүләк итәр кешем син булгач.
Яшьлегемә кабат кайтыр идем,
Күңелкәем сине сагынгач.
Сандугачлар кунып сайрый микән,
Без утырткан талга, язларда?
Көтәр булсаң, мин кайтырга чыгам,
Синең күңелеңне назларга...
Яшьлегемә кире кайта(а)лмадым,
Ялгызларга юллар юк икән?!
Еракларда калган яшьлегемдә,
Көтәсеңме, әллә юк микән?!
Илдар Нуртдинов. 16.08.25.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 27
Сюзлэре бит узе жырлар тора уже...Афарин!
Синэ Исэннек - саулык Ильдар , тагында шундый матур жырлар, шигыр лар язырга насып булсын.