Мәктәп ишеген ачып керсәм-
Серле - рәхәт бер хис кичерәм.
Ак алъяпкыч,кызыл галстуклы
Балачакны искә төшерәм!
Ә ул еллар ерак калган инде,
Зәңгәр томаннарга төренеп.
Буем җитмәс инде ул елларга,
Күпме карасам да үрелеп.
Җиз кыңгырау моңсу җырдай,
Хәтеремдә яши,онытылмый.
Пионер чакларым искә төшсә,
Яралы йөрәгем сулкылдый.
Сулкылдамас иде хисле йөрәк,
Инде сагынудан ар(ы)ган шул.
Кызыл галстуклы балачаклар
Хәтерләрдә генә калган шул!
Мәктәп ишеген ачып керсәм,
Серле - рәхәт бер хис кичерәм.
Ак алъяпкыч, кызыл галстуклы
Балачакны искә төшерәм!
Гөлсимә Зиннәтуллина (Халикова)
Борай (Аскын).
Дусларым, бу шигъри юлларны язганыма инде күп еллар, күп сулар акты. Әмма ул һаман . актуаль булып кала бирә. Безнең буын өчен октябрят, пионер һәм комсомол булган еллар һаман йөрәктә матур бер Ядкарь булып саклана!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев