Җиргә язлар аяк баскан саен,
Минем йөрәккәем сызлана.
Әйтерсең лә инде тәнемдәге
"Мина" ярчыклары кузгала...
Ярам сызлый, гүя мин бер яугир,
Яраланып кайткан сугыштан.
Җиңел түгел, дуслар, канатларың
Сынып калса әгәр тумыштан...
Әйе, минем яра күпләрнеке кебек,
Сугыш мөһер салган яралар.
Әгәр санап китсәң, илем буйлап
Күпме ятим үскән балалар...
Мин шуларның берсе: ятимлекнең
Сабый чактан эчкән ачысын.
Кеше көчсез, язмыш кулларыннан
Алып булмый утлы камчысын.
Язмыш җиле һаман шаяруда,
Коралларын һаман барлый ул.
Өзелсә дә җаннар, түгелсә дә каннар,
Усал шаярудан армый ул...
Җиңү көне килеп җиткән саен,
Минем йөрәккәем сызлана.
Әйтерсең лә инде тәнемдәге
"Мина" ярчыклары кузгала...
ЯНЫП СҮНГӘН ГОМЕР
Тыныч кына чут төймәсе тартып,
Башлаганда хезмәт елларын.
Сугыш, дигән утлы яшен суккан
Әткәйләрнең яшьлек елларын.
Дошман илне басып алам, диеп,
Хыянәтчел план корса да,
Дүрт ел буе пуля яңгырлары
Өсләренә явып торса да,
Алар чигенмәгән, алга барган, Арып талсалар да,янсалар да.
Яшәүләргә өметләрен җуеп,
Төзәлмәслек яра алсалар да.
Безнең әтиебез исән калган!
Дүрт балага гомер бирергә.
Сугыштан соң тагын бераз гына
Якты дөнья буйлап йөрергә...
Тик бу шатлык озакка бармаган,
Бер чак аңа соңгы көн килгән.
Ут эчендә өзелмәгән гомер,
Тыныч тормышларда өзелгән...
Гөлсимә Зиннәтуллина (Халикова)
Борай (Аскын).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев