Смартфон аңын боздыра
Үсеп килгән буынның.
Ата-анага баланың
Сакларга кирәк аңын.
Колония булдыруга
Цифрлашу юнәлтелә.
Аның куркынычы көчле,
Яшьләргә икеләтә.
Бала уку урынына,
Вакыткаен уздыра.
Мемләр, рилсләрне карап,
Аң-белемен туздыра...
Өлгермәгән аңы белән,
Үсмерләр тиз бирешә.
Казино- наркотикларга,
Тотынырга җитешә...
Белем алуны уйламый,
Дөнья кора уенга.
Үзе психикасын боза,
Зыян килә аңына...
Балалар уенчык түгел,
Кирәк нык тәрбияләү.
Үз агышына куймыйча,
Аңа аң-белем бирү!
Үзгәртү кирәк карашны,
Ата-ана аңында.
Дөрес тәрбия бирергә,
Смартфоннан аерырга!
Гаджет- смартфонны балага,
Төнгелеккә бирмәскә.
Бала күз уңында булсын,
Кулдан ычкындырмаска!...
Бала саф һавада булсын,
Гаджетта утырмасын.
Өй эшләрен әзерләсен,
Икелеләр алмасын!
Яшь буынны тәрбияләү,
Гомүм илебез эше.
Җәмгыять, җәмәгатьтән тора
Үсүе яхшы Кеше!
Файлас. 17.12.25 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев