Россия волонтер көне,
5 нче декабрьдә.
Президент карары белән,
Ел саен без бәйрәмдә!
Элек Совет заманында,
Доброволец диделәр.
Миңа шул исем бик якын,
Безнең телдә иделәр.
Ирекле ярдәм итүче,
Һәвәскәр, киң күңелле,
Игелекле, яратучан,
Ярдәмчел кеше көне!
Үз теләге белән йөри,
Кешегә ярдәм итә.
Өмәләрдә өй төзешә,
Армиягә дә китә.
Хәзер, СВО вакытында,
Аларның саны артты.
Көмеш волонтерлар белән,
Күп товарлар озатты.
Сетка, шәм, тукмач, оек бәйләү-
Волонтерларның эше.
Катнаша төрле эшләрдә,
Олысы, карты-яше.
Күп кырлы аларның эше-
Картларга ярдәм итү.
Чирле кешеләр янында
Аралашу, сөйләшү.
Тавык чүпләп тә бетмәслек,
Волонтер хезмәтләре.
Санап бетергесез күпләр,
Волонтер хикмәтләре...
Котлыйбыз волонтерларны,
Изге көннәре белән!
Шатлык-бәхеттә яшәгез,
Ярдәмчел булып гелән!
Файлас. 04.12.25 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев