Икмәк барысына да баш,
Икмәк булса- җыр туа.
Икмәкләр яхшы уңсынга,
Агроном кирәк була.
Аграномга дан җырлыймын,
Ул бит җирнең хуҗасы.
Язның көне ел туйдыра,
Икмәкләр дә буласы.
Агроном аяк җәлләми,
Басуны күп әйләнә.
Эшкәрткәндә, чәчкәндә дә,
Барына җавап бирә:
Культуралар әйләнеше,
Нормасы үтәлеше,
Җитәрлек күләмдә орлык,
Ашламалар әзерме?
Чәчәргә җир өлгергәнме,
Туфракның дымы бармы?
Дөресләп эшкәртелгәнме,
Яхшы тигезләнгәнме?
Чәчү агрегаты ничек-
Нормасы көйләнгәнме?
Нинди тирәнлектә чәчә,
Орлык агуланганмы?
Басуда чүпләр үсмиме,
Чәчкәч кәтүкләнгәнме?
Орлык өстә калмаганмы,
Бик тирән төшмәгәнме?
Урып-җыю чорында да,
Агроном гел басуда.
Бөртек югалтулар юкмы,
Саламында калмыймы?
Амбар алдында эш ничек,
Ашлык эшкәртеләме?
Орлыкка дигән өлеше,
Аертып салынамы?...
Кышкы көннәрдә кар тоту,
Тирес, ашлама туплау.
Орлык тәртипкә китерү,
Басучыны укыту...
Меңләгән мәшәкәтләре,
Җәен, көзен. кышын да.
Исән-таза, сау-сәламәт
Яшәсен уңышларда!
-Агроном яхшы эшләсә,
Яңгырлар явып торса,
Амбарларга ашлык тулыр,
Өстәлдә икмәк булыр!
Файлас. 31.05.25 ел.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1