Предыдущая публикация
Шәп язучы, шагыйрәне
Республика халкы белә.
Матур әсәрләрен укый,
Ярата, хөрмәт итә.
Кушнаренда берәү генә,
Илаһи нур сибүче.
Җәмгыятьнең хәл-халәтен
Халыкка җиткерүче!
Үсмер иҗатчыларга да,
Һәрвакыт ярдәм итә.
Түгәрәкләр оештыра,
Һәр җиргә барып җитә....
Иҗат утында янганнар,
Киңәшкә аңа килә...
Түгәрәккә йөргәннәргә
Канатлар куя белә!
Хөрмәтле Фәндидә ханым,
Котлыйм юбилей белән!
Озын гомер иҗатыңа,
Безне сөендер гелән!
Файлас. 13.12.24 ел.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев