Яңа елга теләкләрем
Яңа елда ап-ак карлар яусын,
Яусын җиргә шатлык бәрәкать.
Ап-ак карлар кебек өелсеннәр
Шәфкатьлелек,бәхет,мәрхәмәт.
Җир йокласын тыныч,сугышларсыз,
Төшләр күреп,ихлас соенеп,
Аның бәрәкәте-безнең байлык,
Мул уңышлар үссен өелеп.
Яңа елда теләгән теләкләрнең
Һәммәсе дә чынга ашсыннар,
Сугыш кырларына киткән уллар
Исән-имин җиңеп кайтсыннар.
Яңа елның ап-ак карларыдай
Күңелләрдә булсын мәрхәмәт,
Бер-беребезне хөрмәт итеп яшик,
Яшәү булыр җиңел һәм рәхәт.
Әнисә Имаева