1. Йөрәк сызлавын басарга теләп елмаюдан да матур елмаю юктыр. Ләкин ул бик кыйммәт тора.
2. Бәхет - ул күңелнең бар нәрсәдән канәгать булуы.
3. Һәр кешенең моңы була. Кемдер елап, кемдер җырлап, кемдер дәшми генә моңлана. Дәшми моңланганнарның моңы тизрәк “ишетелә”.
4. Яр таптым, дип шатланды берәү. Котылдым, ди икенчесе. Ә бит икесе дә бәхетле.
5. Тормыш - ул кайнап торган казан. Кемдер пешә, кемдер көя, кемдер янып күмергә әйләнә. Һәрхәлдә, игътибарлы булырга кирәк.
6. Сары төскә сагыш диеп,
Ялгыша бит кемнәрдер.
Сары төсне бәхетлеләр
Алтын итеп күрәдер.
7. Телне һәм динне сатып баеп булмый. Ләкин кайберәүләр киресенчә уйлый. Һәм барысын да югалтып, “хәерчегә” әверелә.
Дөрес фикерләр бит? Килешәсезме?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев