Ашыгабыз... җитешмәбез кебек...
Дөнья бетәр кебек тоела...
Ә шулай да гомер үтә тора
Башлардан да чәчләр коела....
Олыгаябыз... Гомер үткән саен
Карыйбыз без артка борылып....
Вакыт һаман камчылаган кебек
Безне куа арттан сарылып.....
Туктатып та булмый вакытларны -
Чаба да ул-чаба ашыгып....
Эх, каласы иде яшьлек чорда
Бераз гына барсын онытып....
Тик булмый шул... Безгә ни язганын
Беркем белми, дуслар, тормышта....
Язмышлардан узмышлар юк икән
Язылган ул безгә тумыштан...
Мәфрүзә Фатыйхова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев