Айкап чыгам бөтен галәмне...
Эх, бәхетле итәселәр килә,
Бу дөньяда һәрбер адәмне.
Авыруларны юк итәсе иде,
Кайгылардан җирне чистартып.
Шатланышып кына яшәр идек,
Сугышларның барын туктатып.
Рәнҗетүләр бетәр иде, бәлки,
Туктар иде урлау-талаулар.
Горур басып йөрер иде һәркем,
Сүтелсәләр авыр богаулар...
Эх, уйларым... Изге теләкләрем...
Кабул булса икән хыяллар...
Нинди матур, гүзәл булыр иде,
Без яшәгән ошбу дөньялар...
Хыялланам шулай, кайвакытта,
Уйларымда гизәм галәмне.
Эх, бәхетле итәселәр килә
Бу дөньяда һәрбер адәмне.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев