ДАЛАГА АШКЫНА КҮҢЕЛЕМ ( нәсер)
Нәрсә соң бу ?
Өч- дүрт мең элек
Далаларда гомер кичергән
Бабаларның хәтерләре әллә
Уянамы минем күңелдә...
(Х.Туфан)
Мин – дала баласы. Изге туфрагына дәртле тургай җырлары, борынгы сорнай моңнары, чылтыр чулпы чыңнары сеңгән иркен яланнарында якты дөньяга килгәнмен. Хәтфәдәй тугайларыннан, чәчәкле болыннарыннан, икмәкле басуларыннан көч-дәрман алып, табигать ананың сиртмәле яшел бишегендә тирбәлә-тирбәлә үстем мин.
Кояшлы ямьле көннәрдә, йолдызлы җәйге кичләрдә, кышкы айлы төннәрдә кыйбла яктан искән җиләс җилләргә ияреп моңсу авыл урамнарына ургылып кергән серле дала авазлары иркенә бирелеп, хөрлеккә сусаган мосафирдай киң сәхрәләргә сәфәр кылдым мин.
Кайчандыр моннан бик күп дәверләр элек Идел-йортның бөек пайтәхетен эзләп бу якларга адашып килеп чыккан бай кәрваннар үткән эзләрне табарга тырышып, көзге җлләрдә чал диңгез сыман чайкалгалап, нәфис кылганнар үскән үзәнлекләрне бик күп мәртәбәләр гиздем мин.
Таныш калкулыкларга күтәрелеп, әйләнә-тирәне күзәтеп утырган таш балбаллар белән күңелемнән серләшә-серләшә үткән заманнарга сәяхәт ясап, шанлы тарих сәхифәләрен күздән кичерергә, инде күптән җуелган изге хатирәләрне кабат яңартырга омтылып, бер туктаусыз истәлекләр дөньясында йөрдем.
Көзге ачы җилләрдән, кар-яңгырлардан, көчле зилзиләләрдән өзлексез шомара-шомара чуен төсенә кергән бу таш сыннар гасырларның җимерткеч тәэсиренә бирешергә теләмичә, каерылып үскән дала үләннәре арасыннан мәгърур булып, данлы вакыйгаларның телсез ша³итларыдай калкып утыралар.
Мин аларны моннан мең еллар элек Туган йортның иминлеген, бөтенлеген, бәйсезлеген саклап мәңгелеккә шәһид киткән гаярь бабаларыбызның көчле рухларын, изге җаннарын гәүдәләндерүче кадерле ядкарь буларак кабул итеп, безнең көннәргә кадәр исән-имин килеш килеп җиткәннәренә куанып, әби-бабайлардан ишеткән изге догаларны укып, Тәңрегә рәхмәтемне юлладым.
Таш балбаллар янәшәсендәге хуш исле калын чирәмгә чалкан яткан хәлдә, кодрәтле тарих мизгелләрен күз алдына китерергә омтылып, бар дөньямны онытып, сәгатьләр буе зәңгәр күк йөзендә агымсудай туктаусыз агылган аксыл болытларны күзәтә-күзәтә, тирән уйга чумган көннәрем аз булмады минем. Күңелле авазлар чыгара-чыгара, әллә кай тарафка карап җептәй тезелешеп очкан кыр казларын озатып үзәннәрдән чапкан чакта, үзем дә ирексездән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә табан очып китәрдәй булдым.
Киң даланың кырыс, әмма гаҗәеп мәрхәмәтле табигатен, очсыз-кырыйсыз киңлекләрен ярату хисе никадәрле генә көчле булмасын, ниндидер таныш булмаган тарту көче мине магниттай еракка– билгесезлеккә чакырды.
Әллә кайдан, күгелҗем-зәңгәрсу офыклар артыннан искән язмыш җилләре, яңа гына тернәкләнгән яшь күңелемне җилкендерә-җилкендерә, олы юлларга әйдәде.
Киләчәк язмыш иркенә буйсынырга мәҗбүр булып, ата-анамның, ил агайларының хәер-фатихасын, изге теләкләрен кабул итеп, көннәрдән бер көнне ерак юлга кузгалырга карар кылдым.
Кайчандыр шанлы бабаларыбызның атлы гаскәрләре яу чапкан, бай кәрваннар узган тузанлы юллардан иртәнге рәшә аша офыкларга карап сәфәр чыктым.
Калкулыклар өстендә ялгыз моңаеп утырган серле балбаллар, карт имәннәр:’’Ташлама безне ,ташлама!’’ дигәндәй ямансулап, артымнан карап калдылар. Басу капкасы янында мине ерак юлга озата чыккан әниемнең ак күлмәкле чандыр гәүдәсе авылдан ераклашкан саен кечерәйгәннән- кечерәя барып, тора- бара ноктага әйләнеп артта калды.
Бәләкәйдән ялан тәпи чапкан яшел тугайлар, киң болыннар, иркен үзәннәр тора-бара куе томаннар эчендә күмелеп, бөтенләй күздән югалдылар.
Инде кай тарафка юнәлергә белмичә гаҗиз булып, киң дала уртасындагы җиде юл чатында бер ялгызым каңгырып басып калдым.
Кинәт күк йөзендә пәйда булган кара кучкыл болытлар, баш очында яңгыраган шомлы тилгән авазлары күңелдәге сагышлы уйларымны тагын да куертып, көчәйтеп җибәрде.
Газиз әнкәмнең нурлы йөзен күрүдән, назлы тавышын ишетүдән озакка, бик озакка мәхрүм калачагымны бары тик шул мизгелләрдә генә яшь йөрәгем белән тоеп, үз гомеремдә тәүге тапкыр хәсрәткә чумдым.
Гамьсез балачагым гөрләп узган туган авылымның җанга якын манзарасын,чирәмле урамнарын, түгәрәк күлен, иркен болыннарын, инешле тугайларын озакламый өзелеп сагыначагымны искә төшерүдән кисәк күзләрем дымланды, тамагыма төер утырды, тез буыннарым йомшарды, бөтен теләкләремнән ваз кичеп киредән авылга, әнкәм янына томырылып чабасы, аның җылы кочагына кайтып егыласым килде.
Ләкин инде артка юл юк иде: барысы да күптән хәл ителгән, максат куелган, хәер-фатиха алынган, бары тик алга– билгесез дөньяга күз текәп кузгаласы гына калды. Җитмәсә, еракта, зәңгәрсу офыклар артында, салават күперен хәтерләткән аллы-гөлле киләчәк белән өзлексез кызыктыра-кызыктыра,моңарчы күрмәгән-белмәгән яңа тормыш, сихерләгән кебек үзенә дәшә, бәхет кошын тизрәк кулга төшереп калырга үгетләгәндәй, яшь күңелемне туктаусыз ашкындыра иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев