Предыдущая публикация
Танырсыңмы таң җилләре булып.
Чәчләреңә назлап кагылсам.
Күңелемнән ургып чыккан.
Моңнар булып әгәр агылсам.
Ачуланма,уйларыңда булсам.
Төшләреңә әгәр еш керсәм.
Сагыш булып күңелеңнең.
Нечкә кылларына мин чиртсәм.
Каршы алырсыңмы,карлар белән.
Ак бураннар булып мин килсәм.
Сөю-назга төреп йөрәгеңне.
Туң,бозларын әгәр эретсәм.
Гафу ит син мин,итә алсаң.
Гомерем буе оныта алмадым.
Шашып сөйдем,хисләремне.
Тик нигәдер сиңа ачмадым.
(с)СанияГарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 104