Предыдущая публикация
Күз салсам торып иртәдән,
Кар явып үткән бүген.
Күп тә түгел,тик шулай да,
Җилкенеп куйды күңел.
Төшмәгән җиргә бертигез,
Ап-ак карлар сибелеп.
Тик мөһит инде башкача,
Сафлык тора сизелеп.
Ак-пакълыкны сөябез шул,
Җаннар шуңа баш ия.
Кара төскә аз игътибар,
Әллә тоныкка күрә.
Ачык төскә”Аһ”итәбез,
Йөрәк түренә куеп.
Ә җаныбыз тапсыз,-диеп,
Кем соң әйтәлсен җыеп?
Агартмастыр ак кар гына,
Чуарланса күңелең.
Бәхеткә илтәр сукмакта,
Сафлык тора түгелме.
...Явып үтте аз-маз гына,
Күптән көтелгән карлар.
Аз булса да җан түренә,
Өстәп нур, ап-ак назлар.
Д.Әхмәтҗанов.Яңа Кәкерле.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11
Аклык, сафлык гел янәшә йөри торган сүзләр:як яулыклы әбиләр; саф күңелле кешеләр; аксакаллар һәм башкалар...
Туган кенен бн ..