Предыдущая публикация
Мәңгелек сөю шушыдыр,
-Әниләр мәхәббәте.
Бала аларның яшәеше.
Шатлыгы һәм хәсрәте.
Керсез мәхәббәт шушыдыр,
Тугрылык белән тулы.
Бармас алар хыянәткә,
Бала аның күз нуры.
Сагышлы сөю шушыдыр,
-Бала өчен өзелү.
Төн йокламый борчылулар,
Моң-сагышка күмелү.
Сукыр мәхәббәт шушыдыр,
“Балам иң күркәм,-дию.
“Иң акыллы башкалардан,
Тик минеке,-дип сөю.
Өмет тулы сөю шушыдыр,
Баласын бөек итү.
Сабыеннан җылы караш,
Җаваплы назлар көтү.
Мәңгелек сөю шушыдыр,
-Туктаусыз янып-көю.
“Тик балам исән булсын”,-дип,
Җан бүлеп ихлас сөю.
Д.Әхмәтҗанов.Яңа Кәкерле.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5