Күз яшьләрен тыя алмый җиргә,
Сагышкамы әллә төелеп?
Өстен итеп сары төсне җиргә,
Көзләр килә моңга күмелеп.
Җылы якка китәр күчмә кошлар,
Оча төркемнәргә бүленеп.
Олы юлга чыгу алдыннанмы,
Ала сыман алар күнегеп.
Аерылуны алдан сизгән кебек,
Берсен-берсе кинәт бүлдереп.
Бөтерелеп өстә әйләнәләр,
Әрнү катыш авазга күмеп.
Салкыннанмы,әллә искән җилдән?
Өшегәндәй туңып, калтырап.
Түшәләләр җиргә яфраклар,
Чарасыздан тәмам аптырап.
Сыгылса да ямен югалтмаган,
Җәй сулышын саклап соң гына.
Чәчәк аткан гөлләр чайкалалар,
Җылы көтеп сабыр моң гына.
Җир өстенә көзләр канат җәя,
Киртә корып җылы-назларга.
Боекса да бераз көзләрендә,
Күңел кала бирә язларда.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3