
Туган көнең белән кадерлебез,
Син бит безнең гүзәл гөлебез.
Ай-кояшы һәрчак балкып торган,
Тормыштагы аяз күгебез.
Гаиләнең янар учагы син,
Дәрьялардай иркен күңелең.
Тик исәнлек,шатлык алып килсен,
Бәхет өстәп туар һәр көнең.
Гаиләбездә зур таяныч булып,
Тормыш йөген бергә тартышып.
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Алга атлыйбыз сиңа елышып.
Кадерлебез,Туган көнең белән,
Изге теләк кабул ит бездән.
Котлап сине төреп сөю-назга,
“ Рәхмәт”,- диеп йөрәк түреннән.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 28