Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты. Гөлшәһидә,
күңелендә үтә бер җиңеллек һәм сафлык тоеп, урыныннан җәһәт торды, халатын киде һәм, иптәшләрен уятмас өчен аяк очларына гына баса-баса атлап барып, тулай
таракның тәрәзәсен ачып җибәрде. Яңгырдан соңгы аз гына дымсу һава, салкынча
ефәк сыман, йөзенә, муенына сарылды. Гөлшәһидә калтыранып куйды һәм, терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып, ияген учларына терәде. Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. Йокыдан уянып җитмәгән Казан өстенә әйтерсең үтә күренмәле алсу өрфия каплаганнар. Шушы алсу өрфия астында матурлыгын бернинди сүз белән дә әйтеп биреп булмый торган тылсымлы тынлык һәм изге тынычлык хөкем сөрә. Кояшның беренче нурлары бары тик аерым биек йортларның стеналарына гына төшкән. Алар исәпсез-хисапсыз ташпулатлар диңгезендә ак кыялар төсле калкып торалар. Тәбәнәгрәк йортлар барысы да күләгә эчендә. Бакчалардагы агачларның
ябалдашлары, алтын нурга манчылып, очлы таҗлардай балкыйлар. Тәм барысы да, хәтта узып киткән паровоздан өзелеп калган соры төтен йомгагы да нәкъ рәсемдәге кебек хәрәкәтсез. Еракка-еракка җәелгән Идел дә тибрәнми, причаллардагы мәһабәт порт краннары да оеганнар, елга аръягындагы карасу-яшькелт хәтфә таулар да,
иртәнге тынлыкка һәм тынычлыкка әсир булып, нәрсәдер көтәләр сыман.
Гөлшәһидә гүя тәрәзәдән карамый, ул гүя очып бара. Гел яктыга, иркенлеккә карап оча шикелле, ә күңелендә сөенечле дә, борчулы да бер уй: «Мансур кайткан!» Чындырмы, имеш-мимеш кенәдерме?.. Мансурны ул үзе күрмәде, аның кайтуын башкалардан
гына ишетте. Ләкин шул кадәресе дә яшь күңелне очындырырга җитә калды...
Гөлшәһидәнең Мансурны инде дүрт ел күргәне юк, ләкин шушы дүрт ел эчендә аны исеннән чыгарган дүрт көн булдымы икән? Казанга килгән саен (мединститутны
тәмамлаганнан соң, ул туган авылы Акъярга эшкә кайткан иде) аның йөрәге урыныннан куба, күңеле тыелгысыз рәвештә хатирәле урыннарга — Федосеев
дамбасына, Фукс бакчасына тарта иде. Ләкин ул анда бармый, курка, гүя анда барса, әллә нәрсә булыр төсле иде. Ул ашыга-ашыга Казаннан тизрәк китү ягын карый иде, ә соңыннан хатирәле урыннарны күрмәве өчен үкенеп бетә алмый. Әмма Казанда кабат
булырга туры килгәндә, барысы да нәкъ элеккечә кабатлана иде. Күңелнең аңлашылмый торган ниндидер бер уены иде, ахрысы, бу, чөнки Гөлшәһидә
Мансурның Казанда юклыгын, кайдадыр ерак төньякта эшләвен белә. Аннары Федосеев дамбасына барып чыккан тәкъдирдә дә бернинди могҗиза булмаячагы көн кебек ачык. Ләкин моны акыл әйтә бит, ә күңел...
Быел җәй көне Гөлшәһидә Казанга, табибларның белемнәрен күтәрү курсына укырга килде. Әле Акъярдан кузгалганда ук ул, укуга зыян китермәс өчен, мәхәббәт турында уйламаска, хатирәле урыннарга, бигрәк тә Федосеев дамбасы белән Фукс бакчасына бер генә тапкыр да аяк басмаска антлар эчте. Бәхеткә каршы, уку программасы бик тыгыз булып чыкты: лекцияләр залы, хастаханә һәм китапханә — менә шул
өчпочмакта аның бөтен сәгатьләре үтте. Кайчакта хәтта тамак ялгарга да вакыты калмый иде.
Шулай ыгы-зыгы белән укуларның дүрт ае узып та китте. Тагын күп булса ике ай калып бара. Укулар тәмамлангач та, Гөлшәһидә Казанда бер көн тормый Акъярга кайтып китәм дип уйлап йөрде. Анда кайткач, аның тормышы яңадан, Акъяр инеше кебек, кышларын калын боз астында калып, язларын аз-маз ташыштыргалап, җәйге челләләрдә саега-саега тын гына агар да агар...
Күңел чоңгылының төбендә бөтерелә башлаган дулкыннарның ерак тавышын ишетеп тәшвишкә төшкән кеше кайчак үзен-үзе шулай алдап хәвефтән котылмакчы була бит. Гөлшәһидә дә әле кичә генә шулай юана торган иде, ә бүген... «Нигә инде бичара күңелемне һаман-һаман газаплыйм... — дип уйлый ул, тәрәзәдән караган килеш.
— Барыбер анда бармыйча чыдый алмыйм бит», һәм бер карарга килгән кеше кебек, капыл кубып, тәрәзә яныннан китте. Ә ун-унбиш минуттан инде, өстенә сөтле чәй төсендәге пыльнигын киеп, болай да нечкә билен бил-бау белән кысып, стенадагы көзге алдына килде. Чем-кара чәче тома итеп артка таралган, калын толымнары урап тоеп куелган. Бу чәчләргә берни дә — эшләпә дә, яулык та кирәкми, алар шул табигый көенчә бик матур.
Урамга чыккач та икеләнмәде, бик кызу атлады ул һәм ун-унбиш минуттан Фукс
бакчасының текә ярына — хатирәле таныш урындык янына килеп басты. Бу вакытта аның йөрәге сулкылдап тибә, сулышы ешайган, күзләре ялтырый иде инде. Алда
Казанка җәелгән. Әнә кемдер таңнан торып җилкәнле көймәдә йөрергә чыккан, әнә кемдер дамбага төшеп бара...
Гөлшәһидә ике кулы белән йөзен каплады, һәм шул күз йомып ачкан бер мизгел вакыт эчендә моннан дүрт ел элек булган бөтен хәлләр аның күз алдыннан яшендәй ялтырап үтеп киттеләр.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев