07.2023
Гаилә-бәхет ачкычы.
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора.Гаилә, мәхәббәт, тугрылык – ул сатып алып та, сатып та булмый торган кыйммәтләр, аларны югалтырга ярамый. Һәр кеше бу дөньяга аларны саклау, башкалар белән бүлешү һәм арттыру өчен килгән.
Без Тукай авылында бер - берсен хөрмәт итеп, тәрбияле балалар үстереп, бүген исә оныклар сөеп яшәгән гаиләләр белән горурланып яшибез. Кайчандыр килен-кайнана белән яшәгән гаиләләр, бүген үзләре өлкәннәр үрнәгендә килен-кияүләрне кунакка көтеп, оныклар багып, шатлыклы, тыныч гаилә мөхитендә яшәп яталар. Бергә жыелып үткәрәчәк бәйрәмне "Гаилә-бәхет ачкычы" дигән баш астында алдык.Чынлап та, гаиләдәге тынычлык, бер-береңне хөрмәт итү , игелекле, инсафлы балалар тәрбияләп, оныклар сөю бәхетнең үзе инде. Авыл тормышы шундый инде ул:иртәнге кояш белән бергә торып, көндәлек мәшәкатьләрең белән йөгергәләп, әле хаклы ялда түгелсең икән, эшеңә дә барып кайтып,( житмәсә кызу печән өсте) озын көннең үткәнен дә сизмичә, кичке эшең башлана. Көтү каршылыйсың, күпереп торган сөт белән тулган чиләгеңне күтәреп кереп, сепарат корыла. Шул арада ихата тулы кош-кортың да каралган, бакчаңдагы жиләк - жимешне жыярга да өлгерергә кирәк, житмәсә, бәрәңге бакчаңны да онытырга ярамый, андагы теге "кызылкайлар" белән дә көрәшергә кирәк! Ни өчен боларны язам соң? Чөнки шундый матур тулы тормыш белән яшәү өчен ир - атның уңганлыгы, тырышлыгы, ә хатын - кызның сабырлыгы кирәк. Менә шунда инде инде гаиләдә татулык, бер - береңне хөрмәт итү, ышаныч һәм мәхәббәт!
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен бергәләп каршы алып,(әлбәттә, өстә санап үтелгән эшләрдән соң), бәйрәм итү өчен жыелдык. Көннең кызуы сүрелгән, ә самауырдан пар бөркеп утырган табын артында күзләрендә-йөзләрендә нур балкыткан авылдашларым! Күпме хәтирәләр... Яшьлек жырлары... Беренче очрашып, танышып китеп, гаилә корып, балалар үстереп, инде оныклар сөеп, күз ачып-йомып алган арада, 25,35,40 еллар дан артык, гомер үткән икән бит... Тиз үткән, матур үткән!
Кыскасы, бу кич безне рәхәтләнеп жырлап-биеп, уйнап-көлеп ял иттерде.
Гаиләдәге тугрылык, мәхәббәт буын - буынга килеп, саклансын иде. Күк йөзләре аяз булып, илләребез тыныч булсын! Ә гаилә тынычлыгы, татулыгы үзебездән тора. Бәйрәм белән!
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13
Молодец теллэренэ!!!
Барыгызны да бэйрэм белэн! Дуслык,татулыгыгыз мэнге югалмасын!